Булган ярдәмнән файдаланырга кирәк! Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында Чүпрәле районында узган семинар-киңәшмәдә бу сүзләрне еш кабатладылар. Анда авыл халкын эшле итү, кече хуҗалыкларны һәм авыл территорияләрен үстерү турында сөйләштеләр. Әлеге семинар – быелга соңгысы. Моңа кадәр андый җыелышлар Чистай, Мамадыш, Сарман районнарында узган иде.
Фәрит Мөхәммәтшин иң элек Чүпрәленең Түбән Чәке авылында «АгроТрансПорт» хуҗалыгында булды. Әлеге оешма ат үрчетү, умартачылык, игенчелек, җиләк-җимеш культуралары үстерү, эре һәм вак мөгезле терлек үрчетү белән шөгыльләнә. Парламент башлыгы авылдагы урта гомумбелем бирү мәктәбендә дә булды. Ул 1990 елда төзелгән уку йортында узган ел ТАИФ компаниясе ярдәме белән капиталь ремонт булды. Фәрит Мөхәммәтшинга «Авыл яши» проектының ничек гамәлгә ашырылуы турында да сөйләделәр. Ул авыл кешесенә ярдәм чаралары турында мәгълүмат җиткерүдән гыйбарәт. Парламент башлыгы бу эшне алга таба да дәвам итәргә кирәклеген искәртте.
Фәрит Мөхәммәтшин Иске Чүпрәле авылында сугышчан һәм Хезмәт Даны монументы янындагы Мәңгелек утка чәчәкләр дә салды.
Район мәдәният йортында узган пленар утырышта исә авыл халкының эшлекле һәм социаль активлыгын арттыру буенча республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов куйган бурычлар турында фикер алыштылар. Парламент башлыгы, кыенлыкларга карамастан, Татарстанда халыкның үзебездә җитештерелгән төп азык-төлек белән тулы күләмдә тәэмин итүен билгеләп үтте.
– Татарстан Россия төбәкләре арасында сөт җитештерү буенча – беренче, бәрәңге җитештерү буенча – икенче, шикәр чөгендере буенча – алтынчы урында, – дип искәртте парламент җитәкчесе. – Бу күрсәткечләргә халкыбызның зур хезмәте нәтиҗәсендә ирешелде. Республика җитәкчелеге исеменнән авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләренә армый-талмый эшләүләре һәм Татарстанның үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен тагын бер кат рәхмәт белдерәм.
Фәрит Мөхәммәтшин авырткан урыннарга да тукталды. Аерым алганда авыл хуҗалыгы җирләренең күләме һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләрнең баш саны кимү, кадрлар мәсьәләсен күтәрде ул. «Авылга дәүләт ярдәме кимеми. Ул шәхси хуҗалыкларның, фермер хуҗалыкларының мөмкинлекләрен арттырырга, Татарстанның азык-төлек иминлеген, авыл тормышын тәэмин итәргә ярдәм итә. Бу инде – безнең халыкларның телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу дигән сүз», – диде ул.
Узган ел республикада кече хуҗалыкларны үстерүгә 2,4 млрд сум бүлеп бирелгән. Татарстанда җитештерелгән барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең 42 проценты фермерлар өлешенә туры килә.
– Шәхси хуҗалыклар турында сөйләсәк, аларның тулаем җитештерү күләме буенча республика ил буенча икенче урында тора, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Гамәлдә булган программаларда активрак катнашуыгызны, республикада мөмкин булган башка ярдәм чараларыннан файдалануыгызны сорыйм. Уртак тырышлык белән без авыл халкының тормыш сыйфатын тагын да яхшыртуга, көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерүгә ирешергә тиеш.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белдерүенчә, һәр районга шәхси хуҗалыкларга булышу буенча үз программасын эшләргә кирәк. Министр хуҗалыкларда терлек санын саклап калу мәсьәләсенә дә тукталды. Анысы сөт бәясенә дә бәйле. «Хәзер республика буенча шәхси хуҗалыклардан сөтне сатып алу бәясе 34 сум тәшкил итә. Бу узган елга караганда 7 сумга күбрәк. Атна саен сөт җыючылар һәм зур сөт заводлары вәкилләре катнашында узган очрашуларга карамастан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Апас районнарында сөтнең литры 29 сумнан да кимрәк. Тәтеш һәм Буа районнарында гына республика бәясеннән югарырак», – дип искәртте Марат Җәббаров.
Фәрит Мөхәммәтшин, семинар-киңәшмәгә йомгак ясап, мондый очрашуларның нәтиҗәле булуын билгеләп үтте.
– Сүз авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру турында бара. Безнең республикада авылга ярдәм итү буенча федераль һәм республика дәрәҗәсендәге күпсанлы программалар эшли, аларда һичшиксез катнашырга кирәк, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Авыл кешесе безнең игътибарга һәм төрле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәмгә лаек.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat