Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Роберт Сәлахиев вафат. Бу хакта Татарстан Республикасы язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Роберт Сәлахиев 1951 елның 18 февралендә Актаныш районы Татар Суыксуы авылында туган. Урта мәктәп, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Озак еллар агроном булып эшләгән һәм иҗат белән шөгыльләнгән.
«Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмнең гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын», диелгән хәбәрдә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat