Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанга визиты кысасында ил президенты Садыр Җапаров белән очрашкан. Президент, аралашу рәвешен үзгәртергә тәкъдим итеп, Рөстәм Миңнехановны парк буйлап йөрергә алып чыккан. Бу хакта Рәиснең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең телеграм-каналында хәбәр итә.
Рәискә Чыңгыз Айтматов исемендәге “Рух Ордо” мәдәни үзәгенә Җапаров шәхсән үзе экскурсия үткәргән.
“Атаклы Иссык күле нәкъ менә биредән гаҗәеп матур күренеп тора”, – дип билгеләп үткән Галимова.
Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан президенты Садыр Җапаров белән сәүдә-икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлек турында фикер алышты.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat