Югары түрәләр еш кына: «Россия нефть инәсеннән төште», – дип әйтергә яратса да, үткән атнаның чәршәмбесендә Дәүләт Думасы 2025 елга федераль бюджетка үзгәрешләр кертергә мәҗбүр булды. Бюджетның керем өлеше кими чөнки. Сизелерлек кими. Чыгым өлешен дә киметмәсәң, бюджет дефициты үсәчәк. Дефицитны капларга акча табу мөшкел.
Керемнәр кимүнең төп сәбәбе: кара алтынга бәя төште һәм якындагы айларда гына җир мае кыйммәтләнер дигән өмет юк. Бюджетның тагын бер хәсрәте бар: илдә җитештерү кими һәм тармак кризислары аваз сала. Рәсми федераль газеталарның берсеннән кечкенә генә өземтәне оригиналда китерик: «В России развиваются сразу несколько отраслевых кризисов, которые сопровождаются падением производства и отказом от инвестиций». Чимал тармакларының кризиска батуы аңлашыла, чөнки глобаль кризис тәэсирендә бәяләр түбәнәя. Россия тимер юллары (РЖД) инвестицияләргә акча таба алмый. Югыйсә Россия икътисадының көнчыгышка борылыш ясавы тимер юлчыларны алтынга күмәргә тиеш иде. Заказлар күп, ташып кына өлгер.
Нефтькә бәяләр алай котчыккыч ук төшмәде үзе. Бу атнаның дүшәмбесендә Brent сортлы нефть фьючерслары баррельгә 64,91 доллардан сатыла иде. Укучылар өчен искәртик: фьючерс дип киләчәктә чыгасы нефтьнең кәгазьдәге бәясе атала. Фьючерсларны якынча ике ай алдан саталар. Нәкъ бер ел элек кара алтын фьючерслары 77 доллардан сатылган. 2008 елгы кризиста 147 долларга җиткән баррельнең 30 долларга кадәр түбәнәйгәнен күргән бар. Димәк, чимал бәяләре әлегә бик талгын төшә. Шуңа карамастан Россия бюдежеты моңа сызланып җавап бирә. Россиянең Urals сортлы нефте 12–14 долларлык дисконт белән, ягъни арзангарак сатыла. Баррель 40 доллардан да түбәнәйсә, кара алтын сәүдәсе зыянга әйләнәчәк. Американың нефть компанияләре, мәсәлән, бүгене бәя шартларында да чыгаруны киметәләр.
Җир мае бәясе ни өчен түбәнәя? Бу сорау безнең өчен мөһим. Бәя түбәнәю дәвамлы һәм тотрыклы булса, тектоник үзгәрешләр китереп чыгарачак. Берничә айлык кына очсызлану куркыныч түгел. Россия ОПЕК+ картелендә катнаша, гарәпләр белән бергәләп нефть бәясен көйләү безнең өчен отышлы иде. Бәя төшә башлауга, ОПЕК әгъзалары җыелып киңәшәләр дә чыгаруны киметәләр. Аз, әмма кыйммәткә сату югалтуларны каплый. 2020 елгы пандемия кризисы шартларында картель кара алтын чыгаруны җитди киметте. Базарлар башка чакта андый киметүгә баррель бәясен 100 доллардан югарырак күтәреп җавап бирә иде. Бу юлы инде биш елга якын кара алтын 90 долларлык үрне дә яулый алмый. Моның сәбәбе гади: ОПЕКка кермәгән илләр чыгаруны арттыра һәм базарны яулыйлар. Әйтик, АКШ иң күп нефть чыгара торган илгә әверелде. Гарәпләр Америка җитәкчеләренә, үзара килешеп, бәяне югары тотарга тәкъдим итеп караган иде, тегеләр тыңламады. Картельгә кергән илләр оттыра башлады: аз да һәм арзанга да сатарга туры килә. Төп нефть державалары шуннан соң уен кагыйдәсен үзгәртергә булды: бәя төшү фонында чыгаруны арттыралар. Арзанга, ләкин күп сату югалтуларны каплый.
Бу сәясәт кара алтынның үзкыйммәте түбән булган илләр өчен отышлы. Үзкыйммәте югары булган илләр дистанциядән төшеп калачак һәм стратегик киләчәктә арзанлы нефть ияләре отачак: базарны яулап алып, бәя сәясәтен үз кулларына алачаклар. Россия нефтенең үзкыйммәте югары. Шуңа күрә ОПЕК+ утырышның соңгысында Мәскәү вәкилләре нефть чыгаруны арттыруга каршы килеп карадылар, тик гарәпләр тыңламады. Тагын бер нәрсәне искәртик: бюджет дефицитын каплау өчен, Согуд Гарәбстанына баррель бәясе 100 доллар булу кирәк. Хәзерге шартларда бу сан реаль түгел, әмма Әр-Рияд вазгыятьтән инвестиция проектларына акчаны кисеп чыга, социаль программаларга тими. Соңгысына тия дә алмый, чөнки илдә фетнә әзерли торган көчләр бар. Алар икътисадый хәлнең начараюын гына көтә. Хәзерге шартларда согудләргә тын нефть җиһадын башлаудан башка чара юк: бәя төшүгә карамастан, чыгаруны арттырачаклар.
Россия өчен бер дә күңелле вазгыять түгел. Трамп башлаган тариф сугышлары глобаль кризисның темпларын көчәйтә. Трамп үзен профаннарча тота. Америка суды аның тарифлар сәясәтен гаепләп, законсыз дип тапты, үз карары белән югары тарифларның бер өлешен гамәлдән чыгарды. Ләкин Трамп администрациясе, апелляция судына мөрәҗәгать итеп, тарифларны кире кайтарды. Тарифлар арасында АКШның тез астына суга торганнары күп. Әйтик, Канада нефтенә 10 процентлы тариф кертеп, Ак йорт үз икътисадына сизелерлек зыян салды. Эш шунда: Канада моңарчы үз нефтен бары тик АКШка гына сата, нефть базарына чыкмый иде. Американың нефть эшкәртү заводлары һәм аларның инфраструктурасы Канаданың авыр нефтен эшкәртүгә көйләнгән иде. Тагын бер мөһим як бар: канадалылар көньяк күршеләренә кара алтынны базар бәясеннән түбәнгәрәк сатты. Ике як өчен дә файдалы сәүдә иде бу: американнар арзанлы чимал белән тәэмин ителә, Оттава базар эзләп мәшәкатьләнми. Трамп тарифлары кертелгәч, уен кагыйдәләре үзгәрде: а) Америкага сатыла торган нефтькә бәя күтәрелде, б) Оттава үз нефтен базарга чыгара башлады: Кытай белән килешү төзеде. Чиннар АКШ нефтен алуны туктатып, Канада нефтенә күчә башлады. Ул гына да түгел, Евросоюз Оттавага барлык нефтен сатып алырга әзер торуын әйтеп мөрәҗәгать итте.
Россиянең ура-патриотлары Трамп санкцияләре нәтиҗәсендә Англиядә һәм Евросоюз илләрендә заводлар ябылуга зур сөенеч белдерә. Санкцияләр балтасы бумерангка әйләнеп, Россия өстенә оча бит ләкин. Энергетик чималга бәяләр төшә. Углеводородларга бәяләр төшкәч, акча каян алырга дигән сорау туа.
Истанбулга беренче раунд сөйләшүләргә баргач, Россия делегациясе җитәкчесе украиннарны Россиянең озак сугышка әзер булуын әйтеп куркытты, 21 елга сузылган Төньяк сугышын искә алды. Төньяк сугышы төгәлләнгәндә, Россия бюджетының 53 процентын «подушный оклад» дигән салым тәэмин итә. Бу авыр салымнан кешеләр бөләләр, качып-яшеренеп карыйлар, әмма тотылалар. Кара алтын очсызлану безне шундый хәлгә куймасмы?
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat