Кайбер кешеләр була: алар бүтәннәрне үзләреннән ахмаграк дип уйлый. Бер мәлне шәһәр читеннән бакча алдык та шунда кыяр-помидор ише вак-төяк үстерергә булдык. Кыярларга су сибеп маташканда, күрше килеп җитте. Минем шәһәрдән икәнемне белгәч, берничә файдалы киңәшен бирде. Мин баш кагып кына җөпләдем. «Мондый эш белән бик маташканым юк, рәхмәт», – дип тә өстәдем. Ул ахырдан бик җитди әйтеп куйды:
– Тозлы су сибәргә кирәк кыярларга. Шулай итсәң, тозлы кыяр үсә.
Мин рәхмәт әйтеп, моның күз алдында лейкага бер кушуч тоз салып болгаттым да түтәлләр арасына кереп киттем. Су сибеп чыгуга, авызы колагына җитеп көтеп тора иде:
– Көн дә шулай итәргә кирәк, – дип сөенде ул. – Беркемгә дә әйтмә, сер итеп кенә сакла. Мин хәтта помидорларга да шундый су сибәм.
Ул, күңеле күтәрелеп, үз биләмәсенә китте. Мин дә, күңелем булып, артыннан көлеп калдым. Аннан соң түтәлләр буендагы лейкаларның тозлы су тутырылганын түктем һәм эшемне дәвам иттердем.
Күрше шулай кергәләп йөрер булып китте. Ул кергән саен мин су мичкәсен таяк белән бутаган булып маташтым. Беркөнне чүмеч белән мичкәдән су алып тәмләп караган кебек иттем, аннан күршегә дә суздым:
– Кара әле, тозы күбрәк киткән инде әллә?
Ул, әлбәттә, ирененә якын китермәде. Болганчык су.
– Ярый, – дип җаваплады ул, – Тоз ул күпме булса да мишәйт итми.
Һәм кычкырып көлеп җибәрмәс өчендер, тиз генә чыгып китте. Мин ул кергән саен кыярларга тозлы су сипкәнлегемне күрсәттем. Кайчагында: «Суга укроп, борыч кушсаң, ничек булыр икән?» – дип киңәш тә сораган булдым. «Юк, алары артык булыр…» – дип көлде ул. Рәхәтләнеп көлде.
Шул рәвешле җәй уртасы җитте. Бу гел диярлек кереп йөрде. Түтәлдәге кыярларга аптырап, үрелеп-үрелеп карады. Мин исем китмичә генә мичкәдәге суны бутадым, имеш, тозын эретәм.
Тәмам ышанды бу минем тозлы су сибүемә. Хәзер тозлы кыяр үсүенә дә ышандырырга кирәк иде. Бер мәлне моның керүенә барсын да әзерләп куйдым. Арурак кыярларны алып, урталай ярып, полиэтилен капчыкка салып тозладым да биш минут тирәсе бутый-бутый тотканнан соң боларны бик пөхтә итеп шырпы белән беркетеп, кабат түтәлгә салып куйдым. Теге керүгә, бер чәкүшкә чыгардым. Аңа икмәк телергә кушып, үзем кыярларны озынчага кисеп тәлинкәгә тездем…
– Монысы артык булыр, – дип, шешәне читкәрәк этәрде ул. – Ә менә кыярыңны тәмләп карыйсы килә.
– Әйе, әле үземнең дә татып караган юк, – дип елмайдым мин, – синең рецепт белән үстергәч, беренче тапкыр бергә авыз итәсе килде. Рәхмәт инде сиңа киңәшләрең өчен.
Берәр кисәк кыяр алып каптык. Чәйни башлау белән теге бер миңа, бер түтәлгә, бер кыярга карап алды. Башын чайкап куйды, кыярны игътибар беләнрәк чәйнәргә тотынды. Аннан соң икенче кисәкне алып капты. Өченчесен…
Өстәлдә кыяр беткәч, мин тагын түтәлдән теге кыярларны «өзеп» алып килдем дә җәһәт кенә юып турап куйдым. Сиздермичә генә беркеткечләрен дә алып яшердем. Ул шундук үрелеп, тагын бер кисәк алып капты. Һәм ниндидер йомыш табып, ашыгып чыгып китте.
Икенче елны кыярларга су сибә торган вакытларның берсендә мин дә аның бакчасына кердем. Хәл белергә. Ул яфраклары саргылт төскә кергән кысыр кыярларына тозлы су сибеп йөри иде. «Алай итәргә ярамый, мин бит шаярттым гына», – дип тыярга маташуыма ул тупас кына: «Сиңа ярый, ә миңа ярамыймы! Алай икән…» – дип кенә куйды. Һәм эшен дәвам иттерде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat