Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Мордовия Башлыгы Артем Здунов «Алдынгылар хәрәкәте» вәкилләре белән очрашты. Алар «Татарстан – Мордовия» форумында катнаша. Егетләр һәм кызлар Рөстәм Миңнехановтан ниләр турында сорады?
Тәүге эш урыны турында
– Икенче курста укыган чакта Волгоград трактор заводында практика уздым. Беренче рәсми эш урыным әнә шул иде. Анда әйбәт кенә акча эшләдем. Аны өйгә алып кайттыммы, әллә шунда ук тотып бетердемме – анысын хәтерләмим инде, – дип елмайды Татарстан Рәисе.
Электр самокатлары турында
– Теләсә кайсы транспорт чарасы, шул исәптән электр самокатлары да юл хәрәкәте кагыйдәләренә буйсынырга тиеш. Кызганыч, самокатларда йөрүче үсмерләр үзләре дә имгәнә, тирә-юньдәгеләрне дә куркыныч астына куя. Мин урамнардагы электр самокатларына бик тискәре карыйм, аларны шәһәр үзәгенә – кеше күпләп йөри торган җиргә кертергә рөхсәт бирү дә зур хата булды, – диде ул, яшьләрне самокат урынына велосипедны сайларга өндәп. Анысы сәламәтлекне дә ныгыта.
БДИ турында
– Мин БДИга карата тискәре мөнәсәбәттә. Мәктәп төпле белем бирергә тиеш. Имтихан тапшырганда, билгеле бер фәннәрне сайлап, бөтен игътибарны шуларга гына юнәлтәсең. Тормышта кайсы фәннең күбрәк кирәк булачагын берничек тә белеп булмый бит. Әйтик, мин мәктәптә укыганда химия һәм чит телләргә тиешле игътибар бирмәгәнмен, ә хәзер алар эшемдә бик кирәк, – диде бу җәһәттән Рөстәм Миңнеханов. – Кеше бар нәрсәне белергә тиеш. «Бишле»гә уку мәҗбүри түгел, әмма башны һәрвакыт эшләтергә кирәк – кеше гомер буе укырга-өйрәнергә тиеш.
Республика башлыгы БДИны югары баллга тапшырмаган очракта да артык борчылмаска киңәш итте: тормышта имтиханнар күп булачак әле.
Укытучылар турында
– Без яхшы, сыйфатлы мәктәпләр турында күп сөйлибез. Әмма барлык уку процессының 80 проценты укытучыдан тора. Аның роле бүген тиешенчә бәяләнми. Без укыган вакытта укытучының абруе бәхәссез иде, һәм мин моны дөрес дип саныйм. Бүген бу алай ук түгел. Монда дәүләт тә гаепле. Социаль шартлар, матди муллык – укытучыда боларның барысы да лаеклы дәрәҗәдә булырга тиеш. Безгә бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк.
Тарихи дөреслек турында
– Патриот булырга кирәк. Кем дә кем безнең егетләр, безнең сугышчылар турында нидер әйтә икән, без андый кешеләргә катгый җавап бирәчәкбез, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat