Рәхәт  булсын! Бу җәйдә Татарстанда 154 мең бала лагерьларда ял итәчәк

 Министрлар Кабинетында узган очрашуда мөмкинлекләр һәм таләпләр, профильле сменалар, әти-әниләрнең кесәсе күпмегә такыраячагы турында сөйләделәр.

Таләпләр турында

106 шәһәр яны лагере һәм 11 шифаханә-курорт оешмасының янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килүен тикшергәннәр. 23 объектта 152 җитешсезлек табылган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин әйтүенчә, иң еш ачыкланган кимчелекләр – янгынга каршы саклану системаларына вакытында хезмәт күрсәтмәү, эвакуация юлларының дөрес булмавы, янгын сүндерү җайланмаларының, су белән тәэмин итү челтәрләренең төзексезлеге.

Республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина әйтүенчә, лагерьларны реестрга кертүнең төп шарты – санитар-эпидемиологик документ булу. 3 июньгә китерелгән мәгълүматлар буенча, андый белешмәне барлык мәктәп яны, хезмәт һәм ял лагерьлары, шәһәр читендәгеләрнең 86 проценты һәм чатыр лагерьларының 13 проценты алган. Туклану, медпунктларның әзерлегенә, иминлек мәсьәләсенә аеручы игътибар биреләчәк.

Юллама бәяләре

Татарстанда юлламаның уртача бәясе 24 мең сумнан арткан. Район карамагындагы лагерьларда бәяләр 4–5 мең сумнан башланса, коммерцияле ял 59 мең сумга җитәргә мөмкин. Әйтик, Анапаның «Витязево», «Глобус» лагерена юллама – 44 мең, Кырымның «Сәләт-Ак Барс» лагерена исә 44 мең 500 сум тора.

Чатыр лагерьлары

Соңгы елларда республикада глэмпинг форматындагы яңа төр чатыр лагерьлары булдырылды. Быел моның өчен бюджеттан 46,7 миллион сум акча бүлеп бирәчәк. Әлеге акчага Бөгелмә, Биектау, Чүпрәле, Кукмара, Лаеш, Мөслим, Минзәлә, Түбән Кама районнарында ял итү урыннары барлыкка килә. Барлыгы 50 заманча чатыр корылачак. Бу – 1600 өстәмә урын дигән сүз.

Татарча сменалар

Татарча өйрәнергә теләгән яшьләр өчен ун елдан артык инде туган тел сменалары оештырыла. Быел безгә илнең 30 төбәгеннән һәм Казахстаннан 1580 бала киләчәк. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова белдергәнчә, тел сменаларында 12–17 яшьлек балалар – татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара, халыкара олимпиадаларда, фәнни конференцияләрдә, бөтенроссия иҗат конкурсларында катнашучылар ял итә.

Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең республикадагы бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов «Ура, авылга!» проектының да татар телен үстерү өчен булдырылуын искәртте. 23 июньнән 1 августка кадәр мондый мөмкинлектән 2 мең бала файдалана ала. Ун районда 30 авыл җирлегендә бушлай бер атналык сменалар үтәчәк.

Сан

Республикада 50 279 бала бушлай ял итә алачак. Әтиләре мобилизацияләнгән гаиләләргә – 7282, авыру балаларга 4700 юллама бирелгән. Бушлай ял итүче үсмерләр арасында тәрбия ягы аксаганнар да, шул ук вакытта уку алдынгылары да бар.

Балалар ялы – саннарда

2,5 млрд сум

220 687 кеше

1624 оешма

Стационар лагерьларда 66 098

Шифаханә-курорт оешмаларында 7700

Хезмәт һәм ял лагерьларында 11 315

Чатыр лагерьларында 12 529

Мәктәп яны  лагерьларында (көндезге) 56 884

Барлыгы 154 526 кеше

119 стационар лагерь

11 шифаханә-курорт оешмасы

601 хезмәт һәм ял лагере

39 чатыр лагере

854 мәктәп яны лагере (көндезге)

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү