Чаллыда яшәүчеләр ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең реанимация бүлегендә үлгән пенсионерның кем икәнлеген ачыкларга ярдәм итүне сорый. “Татар-информ” “Челны Поиск Василиса” отряды штабы мәгълүматларына таянып язганча, хастаханәгә ир-атны 53 нче комплекстагы “Экобазар” базары тирәсеннән китергәннәр.
Билгеләре: карап торышка 70 яшь чамасы, чәчләре такыр итеп алынган, баш артында операциядән калган җөе бар. Таякка таянган, джинсы һәм олимпийка кигән булган.
“Мәрхүмнең фотосурәте бар. Билгеле сәбәпләр аркасында аны бастыра алмыйбыз. Фотосурәтне телефон аша, яки “Челны Поиск Василиса” төркеме администраторы Екатерина Денисенкога язып сорарга мөмкин”, – дип хәбәр иткән волонтерлар.
Мәрхүм турында, яшәү урыны һәм туганнары турында ниндидер мәгълүматларга ия булучылардан +7-917-923-45-52 телефоны аша шалтыратып әйтү сорала.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat