Иҗаты усал, үзе аз сүзле. Милләт язмышында тирән эз калдырган шәхесләр – Таһир Якуповны («Куылган моң»), Вафирә Гыйззәтуллинаны («Вафирә»), Фәүзия Бәйрәмованы («Фәүзия») поэмаларында мәңгеләштерүче. Тере сүзле, үз сүзле. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәниф ШӘРИПОВның тагын бик күп асыл сыйфатларын санап китеп булыр иде. Әмма үзе риза булмас иде. Бүген без аның белән премия, конкурслар, иҗат һәм китап турында фикер алыштык.
– «Кабаланмый, әрсезләнми
Тартып килгән үз йөгем бар», – дигән шигырь юлларындагыча, кабаланмый, әрсезләнми Тукай премиясенә лаек булдыгыз, Рәниф абый. Әлеге бүләк иҗатыгызга, тормышыгызга ничек тәэсир итте?
– Кабаланмый дигәннән, бер-ике тапкыр кабаланып караган идек моңа кадәр дә. Барып чыкмады. Ул вакытта әле «җимеш өлгермәгән» иде, ахры. Ә быел, хәтта көтмәгәндә дип әйтергә була, миңа язалар «котлыйм» дип. Мин аңламыйм. Аннан соң ачыкланды: мине Тукай премиясенә кандидат итеп тәкъдим иткәннәр икән. Шунда табылды булышчылар, ачыкланды дуслар да, дошманнар ук дип әйтәсе килми, битараф танышлар да… Ә булышчыларым бик әйбәт иде, хәтта мин көткәннән дә… Башыма да килмәгән иде шундый дусларым бардыр дип. Бу бүләкнең иҗатыма, тормышыма ничек тәэсир иткәнен тиз генә күреп, сизеп булмас. Бер яктан, лауреат буларак, яңа үрләр яуларга кирәк, үзеңне күрсәтергә кирәк. Икенче яктан, премия алгач, ниндидер бер канәгәтьләнү хисе, «булды инде» дигән хис тә юк түгел. Шулай да тиз генә тынычланып булмас әле.
– Тукай премиясе – үзенә күрә бер барометр да бит әле ул. Иҗатыгызны беләләрме, юкмы – анысы да ачыклана. Дөресен әйтик, җитәкчеләр өчен сез ачыш булдыгыз. Аннан дусларыгыз күпме, дошманнармы – анысын да шәйләгәнсездер инде…
– Иҗатымны беләләрме юкмы – анысы үземә дә ачыш булды. Интернетта аралашу буенча бераз чамаласам да, яныма килеп, кулымны кысып: «Үзем алган кебек булдым!» – дип әйтүчеләрнең шулкадәр күп икәнлеге төшемә дә кермәгән иде. Ихлас әйтелгән бу сүзләрдән соң, иҗатыңның юкка түгеллеген хәзер көн саен исбатлап яшәргә кирәк. Хәер, минем поэмаларны әле һаман укып бетермәделәр кебек. Ә анда катлам да катлам…
Тагын шуңа сөенәм: кырыклап еллар элек, мине җитәкләп диярлек, әдәбиятның Олы юлына алып кергән Сибгат Хәким, Илдар Юзеев кебек әдипләребезнең ышанычын аклый алдым кебек.
Әйе, җитәкчеләр өчен ниндидер бер ачыш булуым турында миңа да җиткерделәр… Шәп булган алайса, мин аны үзем дә сиздем.
– Әгәр Тукай премиясе лауреатының иҗатын туплап чыгарырга тәкъдим ясасалар, иҗатыгыз ничә томлык булыр иде?
– Минем барлык иҗатым бер-ике томлык булыр иде кебек. Күп түгел. Күп кирәк тә түгел хәзер. Укылсын гына, файдасы гына булсын. Шул ук «Бөртек-бөртек яктылык» дигән китабым аз тираж белән, кыенлыклар аша басылып чыкты, кыйбат бәягә сатылды. Кирәк булгач, соңгы айларда эзләп карадык. Кибетләрдә юк. Складларны актара төшкәч, табылды берничәсе.
– Сезнең белән берничә тапкыр әңгәмә корган бар, әмма детдом, армия темаларын читләтеп үткәнбез. Тормышын язмагансың, шәхесен ачмагансың, дип әйтүчеләр дә булды. Әйдәгез, шул хатаны төзәтик әле.
– Детдом, армия темаларын таушалдырасым килми. Алар бик тирәндә. Ул тема минем кайбер поэмаларымда бераз чагылыш тапты. Билгеле, мондый кечкенә кисәкләр тулы сурәтне күрсәтми. Минем инде язылып беткән автобиографик «Чуар хатирәләр» бер китаплык булды. Анда барысы да бар. Ләкин, кайчан китап итеп чыгарып булыр, әйтә алмыйм. Анысы җиңел түгел. Хәер, мин кабаланмыйм да, әрсезләнмим дә…
– Тукай премиясен алу тантанасында яныгызда саклаучы, яклаучы булып басып торган күркәм холыклы, сабыр Дамира апага сокланмаган кеше калмагандыр. Хәләлегезгә шигырь юллары белән бәя бирегез әле.
– Дамирә ул – аерым, зур тема. Бер-ике сүз генә җитмәс. Менә бер шигырь:
Ялгыш тулы язмышларны айкап,
Бер-беребезгә озак килдек без.
Язмышларда күпме газап чигеп,
Ялгышлардан арыган идек без.
Китәр көн ул – коры сан гынадыр…
Кирәкми дә аны белергә.
Ни булса да, соңгы көнгә кадәр,
Шәт иншалла, бергә гомергә!
– Көнегез ничек башлана Рәниф абый? Иҗатка билгеләнгән берәр вакыт бармы?
– Иҗатка аерым вакыт билгеләп булмый. Даими рәвештә күңелдә барган иҗат нәтиҗәләрен беркетеп кую вакыты гына бар. Ул җыелып бара, кулга каләм алуга, агылып чыга башлый.
– Киләсе елда Тукайның тууына 140 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Бу җәһәттән инде быелдан ниндидер эшләр башкарыла, әйтик, Тукайга багышланган әсәрләргә бәйге игълан иттеләр. Бәйге Тукайны якынайтырмы безгә? Иҗатыгызда Тукайның 140 еллыгы чагылачакмы?
– Инде әйткән идем бугай, бәйгеләр, конкурслар, юбилейлар минем өчен файдасыз кебек. Кирәк эш, билгеле. Ләкин, бәйгедә катнашып иҗат итү ничектер колакка ятышлы түгел.
Тукайның 140 еллыгын ничек итеп чагылдырырга? Җавап бер: Тукай иҗаты кебек гасырларга җитәрлек әсәрләр язып кына…
– Һаман да шул бер сорау инде: китаплар да язылыр, татарча укучысы калырмы?
– «Һаман да шул бер үк сорау»ның җавабы да үзендә кебек. Язуын без язарбыз. Ә укучы калырмы? Сорау туа икән, димәк, юкка түгел…
– Иң зур теләгегез нинди?
– Иң зур теләгем шул: җирдә җәбер-золым бетсен иде. Ясалма җавап булып та, пафослы штамп булып та күренмәсен, мин, чыннан да, шуны күп уйлыйм. Еллар үткән саен, күбрәк уйлыйм.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat