Лениногорск районының Керкәле авылында коточкыч фаҗига булган. Совет районында урнашкан шәхси йортта ут чыккан, дип яза “KazanFirst”.
Янгын телләре 32 квадрат метр мәйданны ялмап алган. Янгын сүндерү вакытында коткаручылар хатын-кыз мәетен тапкан. Аның 68 яшьтә булганлыгы мәгълүм. Моннан тыш 58 яшьлек ир-атның куллары нык җәрәхәтләнгән. Аны Лениногорск район үзәк хастаханәсенә озатканнар.
Хәзерге вакытта тикшерүчеләр фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый. Аларга янгынның нидән чыгуын билгеләргә туры киләчәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat