“Ак Барс” банкы, “Формула успеха” акциясенә йомгак ясап, Татарстан Республикасында яшәүче картасының юбилей – ярты миллионынчы хуҗасын билгеләгән. Яңа Чишмә районыннан ике бала анасы, өч онык әбисе Татьяна Кокина бу.
“Картаның юбилей хуҗасын билгеләү “Ак Барс” банкының күркәм традициясенә әйләнде. Узган елда Зәй районында яшәүче хатын-кыз – картаның йөз меңенче хуҗасына, Чаллыда яшәүче хатын-кыз – өчйөз меңенче хуҗасына әйләнгән иде, – дип билгеләп үткән Банк Идарәсе рәисенең беренче урынбасары Таһир Кәримов. – Татарстанда яшәүче картасы проекты – түләү картасы гына түгел, бәлки 15 тән артыграк банк хезмәтләрен һәм социаль сервисларны берләштергән бик уңайлы инструмент та”.
Акция быел 20 мартта башланып киткән. Анда катнашу өчен Татарстан Республикасында яшәүче картасын яки Татарстан Республикасында яшәүче Балалар картасын алырга кирәк булган. Акция шартлары буенча җиңүчегә товарлар һәм хезмәтләргә түләгән өчен 500 000 мең сумлык кешбэк күчерелә. Моннан тыш картадан файдаланучы 500 кеше 1 мең сум күләмендә кэшбек алган.
“Сөенүемне күрсәгез! Татарстан Республикасында яшәүче картасын рәсмиләштергәндә, мондый бүләк аласымны башыма да китермәгән идем, – дип шатлыгы белән уртаклашкан Татьяна Ильинична. – Инде күптәнннән “Ак Барс” банкы клиенты булып торам. Хезмәт хакын картага алам, товарларга, коммуналь хезмәтләргә, салымны да шуның белән түлим”.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасында яшәүче картасы торак-коммуналь хезмәтләргә түләгән өчен һәм җәмәгать транспортында баруның һәр очрагы өчен кешбэк алу мөмкинлеге бирә. Карта хуҗаларына андагы калган акчага процентлар исәпләнелә. Карта ярдәмендә, салым һәм штрафларны комиссиясез түләүне дә кертеп, дәүләт хезмәтләре өчен түләү мөмкинлеге каралган. Моннан тыш Татарстанда яшәүче картасына халык өчен файдалы социаль сервислар урнаштырылган.
“Ак Барс” банкы яшь клиентлары өчен Татарстанда яшәүченең Балалар картасын эшләгән. Ул “вертушка” аша мәктәпкә узу, ашханәдә туклану өчен түләү, җәһәт туклану кафесында, боулинг һәм кинотеатрларда түләүгә 10 процент күләмендә кешбэк алу мөмкинлеге бирә. Моннан тыш карта ата-аналарга баласының чыгымнарына күз-колак булып торырга ярдәм итә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat