Васил Гарифуллин КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Шул хакта боерык чыкты, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына университетның матбугат хезмәтендә.
Васил Гарифуллин Татарстанның Саба районы (хәзерге Теләче) Югары Кибәхуҗа авылында туган. 1983 елда «Журналистика» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлаган.
1990 елдан Казан дәүләт университетында татар журналистикасы кафедрасында ассистент, доцент, профессор булып эшли. 1998-2018 елларда – татар журналистикасы кафедрасы мөдире, ә 2002-2012 елларда -Казан университетының журналистика һәм социология факультеты деканы.
2012-2016 елларда — КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының массакүләм коммуникацияләр бүлеге мөдире. 2018 елда КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире итеп билгеләнә.
Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе җитәкчесе вазифасында ул 2024 елның сентябрендә шушы урынны биләгән Юлия Андрееваны алмаштырды.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat