Быел хастаханә юлын еш таптарга туры килде. Анда ашыгыч ярдәм машинасында барып җиткән очраклар да булды. Шул көннәрдә монда эшләүчеләрнең кыюлыгына бер соклансам, сабырлыкларына тагын бер гаҗәпләнгән идем. Эшләрен якыннан күрәсем килеп калды. Күптән түгел, бу теләгемне чынга ашырып, ашыгыч ярдәм хезмәтендәге белгечләр белән бер көн эшләп карыйсы иттем.
Кытлык юк
Мин килеп җиткәндә, Казанның Чехов урамындагы «Ашыгыч медицина ярдәме» станциясендә тормыш гөрли иде инде. Бер бригада тәүлек әйләнәсе эшләп, сменасын тапшыра, икенчеләре эшкә керешә.
«Ашыгыч медицина ярдәме» станциясе баш табибы урынбасары Динә Вәлиева белән ашыгыч ярдәм машиналары тезелеп торган ишегалды буйлап атлыйбыз. Мине үзләре белән ияртәчәк бригаданың машина йөртүчесе килеп җитмәгән, шуңа бераз көтәсе булачак, дип кисәтеп куйды ул. Көтү, димәктән, машина йөртүчеләр җитмәгән көннәре дә булган аларның. Хәтерләсәгез, берара, хезмәт хакының азлыгыннан зарланып, республикадагы ашыгыч ярдәм хезмәтләреннән бер-артлы машина йөртүчеләр китә башлады. Ике ел элек аларның хезмәт хакларын арттырдылар.
– Шуннан соң бик күп кенә машина йөртүчеләр кире эшкә кайтты. Шөкер, хәзер андый проблема юк. Бүген шәһәр буйлап ашыгыч ярдәм хезмәтендә 1850 кеше эшли. Күптән түгел безгә Лаеш районын да куштылар. Хәзер анда яшәүчеләргә дә хезмәт күрсәтәбез. Җәй җиткәне сизелә. Соңгы арада самокаттан егылып имгәнүчеләр күп. Бигрәк тә балалар арасында. Юл һәлакәтләре дә артты. Моңа кадәр күбрәк вируслы авырулар янына күп йөри идек, – ди әңгәмәдәшем.
Ярдәм – үзе дару
Динә Вәлиева мине 109 нчы бригадага беркетте. Биредәге белгечләр, нигездә, Казан үзәгендәге чакыруларга бара икән. Дөрес, буш вакытлары булса, күршедәге бригадага да ярдәмгә килә алар. «Әмма андый көннәр бик сирәк була», – дип каршы алды бригада табибы Ирина Ильдутова.
Тумышы белән Ульяннан булган табибның биредә эшли башлавына ике генә ел икән әле. Әмма тәҗрибәсе зур. Саратовтагы медицина вузында укыганда ашыгыч ярдәмдә шәфкать туташы булып эшләгән ул. Казанга ординатурага укырга кергәч, табиб булып урнашкан. «Кешеләргә аз булса да ярдәмең тигәннән соңгы канәгатьлек хисен бернинди сүзләр белән дә аңлатып булмый. Бу халәт үзенә күрә бер дару кебек. Әнә шул даруны эчәсең дә, бөтен арулар да, эшнең авырлыгы да онытыла», – ди Ирина.
Бу көнне фельдшер Гөлназ Иванычева белән бергә эшләде алар. Сменалар үзгәргәч, гел алышынып торалар.
– Сезонына карап, бер сменага уртача 15–20 чакыру алабыз. Кыш көне безгә күбрәк шалтыраталар. Грипп, ОРВИ котырган чорда ел саен шул хәл. Соңгы арада менә йөрәк авыртудан зарланучылар, имгәнүчеләр күп, – ди Ирина.
Табиб мине ял бүлмәсенә озата барганда, Гөлназ ашыгыч ярдәм букчасына тутыру өчен дарулар алырга китте. Тәртибе шундый: иртән иртүк бригада белгечләре алагаем зур ике сумканың эчендә бар кирәк-ярак, даруларның барлыгын тикшереп, җиренә җиткереп әзерләргә тиеш. Бүлмәләрендә исә тавыш көчәйткечтән бертуктамый диспетчер тавышы яңгырый. Ул кайсы бригаданың хәзерге вакытта кая баруын, кемнән нинди шалтырату килүен бертуктамый әйтеп тора.
– Безнең эштәге ыгы-зыгы шушында ук башлана инде, – ди Ирина. – Диспетчер конкрет адресны атаса да, чынлыкта кем янына баруыбызны да, анда ниләр көтеп торуын да ахыргача белмичә юлга чыгып китәбез. Яңа көннең ниләр әзерләгәнен барып җиткәч кенә беләсең.
Тәвәккәллек кирәк
Машинага утырдык. Кислород аппараты, реанимация букчасы, йөрәкне эшләтеп җибәрә торган дефибриллятор, ИВЛ аппараты – барысы да кул астында. Карашым акушер букчасында тукталды.
– Бала таптырганыгыз бармы? – дип сорыйм Иринадан.
– Әлегә юк, әмма бала таптыра беләм, – ди ул.
Шулай диюе булды, машинага Гөлназ да чыгып утырды.
– Беренче чакыру алдык, бала таптырырга барабыз, – ди бу.
Ирина белән күзләребез шар булды, аннан пырхылдап көлеп җибәрдек. Махсус туры китерсәң дә шулай булмас. Яңа гына шул турыда сөйләштек бит. Дөрес, ул көнне Иринага барыбер бала таптырып карау насыйп булмады. Булачак әнинең әле вакыты җитмәгән, баш авыртуы кузгалганга күрә, хастаханәгә илтеп куярга кирәк булган. Кызларның «яңа көннең ниләр әзерләгәнен урынга барып җиткәч кенә аңлыйсың» дигән сүзләре шулдыр инде.
Йөкле ханым машинага үз аякларында чыгып утырды. Табиб исә тиз арада госпиталь бүлегенә шалтыратып, фәлән чакыру буенча авыруны кая, ни өчен шунда илтүләрен хәбәр итте. Һәр очрак әнә шулай теркәлеп бара.
– Безгә бик оста психолог та булырга туры килә. Җылы сүзеңне жәлләмәскә кирәк. Дөрес итеп тынычландырсаң, еш кына кешенең машинада барганда ук хәле яхшырып китә. Кешене өмет яшәтә, өмет дәвалый. Әнә шуны да онытмаска кирәк, – ди Ирина.
Яшәү белән үлем арасының да ни дәрәҗәдә якын икәнен бик яхшы белән кызлар. Икесенә дә әллә ничаклы кешене үлем тырнагыннан алып калырга туры килгән.
– Андый чакта инде хискә бирелеп торырга вакыт юк. Авыруны кызганып, куркып торырга да ярамый. Икеләтә тәвәккәллек кирәк. Безнең эштә бар нәрсәне йөрәгеңә якын алырга да ярамый. Авыр сүзне дә күтәрә белергә кирәк. Эшли-эшли шомарасың инде, – ди Гөлназ.
Ә бит чынлыкта ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләүче фельдшер, табибларның үзләренең гомерләре еш кына кыл өстендә була. Кешегә ярдәм итәргә килгән белгечләргә ташлану, зыян салу очраклары турында да даими ишетеп торабыз. Бәхеткә, Гөлназ белән Иринаның андый хәлдә калганнары юк икән. Ә менә күрше бригадада бер табибка күптән түгел балта белән кизәнгәннәр. Бәхеткә, качып өлгергән.
– Безнең махсус психиатрлар бригадасы бар. Агрессив кешеләр туры килсә, тиз генә шуларны чакырабыз, – дип Ирина.
Күрше хакы
Бәхеткә, без бергәләп эшкә чыккан көнне андый гадәттән тыш хәлләр булмады. Йөкле ханымны хастаханәгә илткәч, юлдашларым бусаганы атлап чыгарга да өлгермәде – тагын бер чакыру килде. Бер кыз ялгыш кулын блендерга эләктергән. Ярый әле, кулына әллә ни зыян килмәгән булып чыкты. Ә менә чираттагы чакыруда исә хәлләр мөшкелрәк иде. Төзелештә өстенә авыр әйбер төшкән ир-ат янына киттек. Шөкер, юллар чиста иде. Әмма «бөке»ләр булганда да вакытында барып җитәләр, машиналар юл бирә икән.
Сүз уңаеннан, регламент буенча, ашыгыч ярдәм авыру янына 15 минутта барып җитәргә тиеш. Юл һәлакәте, янгын, биеклектән егылып төшү кебек гадәттән тыш хәлләр вакытында исә ул 6–7 минутта килеп җитәргә тиеш.
Күзем һаман шул ике зур букчага төшә. Үзем мәңге көнозын күтәреп йөри алмам кебек тоела.
– 150 килограммлы авыру бабайны күтәргән кеше бит мин. Бу букча гына пүчтәк, – дип сүзсез калдырды Гөлназ.
Аңын җуеп егыла башлаган ир-атны тотып калып, берүзенә күтәреп утыртырга туры килгән аңа. Биле кузгалган, билгеле. Шуннан соң бер атна чамасы үзенә дә дәваланырга туры килгән. Кыю һөнәрне сайлаган гүзәл затларга еш кына әнә шулай көчсезлекләре турында да онытып торырга туры килә икән.
– Авыр хәлдәге кеше янына киләсең, аны өеннән күтәреп алып чыгарга кеше табып булмый. Безнең эштә иң авыры шул. Күпкатлы йортларда бигрәк тә авыр. Күршеләргә шакып, урамга йөгереп чыгып, кеше тапканчы күпме вакыт уза. Ә бит кеше үлем хәлендә булганда һәр секунд кадерле. Күп җирдә әби-чәбиләр, хатын-кызлар. Якында гына ирләр булган очракта да ул сиңа булышачак дигән сүз түгел. Яше кырык биштән узган ир-атларның күбесе, әле бер җире, әле икенче җире авыртудан зарланып, ярдәм итүдән баш тарта. Берсе: «Ул шундый явыз кеше, теләсә ни эшләсен», – дип, борын төбендә үк ишекне ябып куйды. Аптырагач, ярдәмгә МЧС хезмәткәрләрен чакырырга туры килде, – ди Гөлназ.
Яхшы түгел, тыныч
Ирина Ильдутова белән Гөлназ Иванычевага да кайларда гына булырга, кемнәргә генә ярдәм итәргә туры килмәде бу көнне. Кемнең баш мие селкенгән, кемнең ашказанына кан сауган. Аптыраганнан иртә-кич ашыгыч ярдәм чакыртучы әби-бабайлар янына да барып, аларны җылы сүз белән дәвалап кайтты алар.
– Ашыгыч ярдәмне нәкъ менә ярдәм кирәк булганда гына чакырсыннар иде. Температура күтәрелүгә үк чаң сугарга кирәкми. Юкса күпләр андый чакта, участок табибын чакырасы урынга, тизрәк безне чакыра. Шул мизгелдә нәкъ менә ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ кеше янына барып җитә алмаска мөмкинбез бит, – ди алар. – Белер-белмәс үзлегеңнән генә дәвалану да куркыныч. Бу безнең эшкә бик нык аяк чала. Халык интернеттан укып дәваланудан туктасын иде. Диагнозны да, дәвалау курсын да табиб кына билгели ала.
Ашыгыч ярдәм хезмәтендә алны-ялны белми эшләгән батыр кызларга исә «сменагыз тыныч узсын» дип телисе килә. Нәкъ менә тыныч! Ник дигәндә, «сменагыз яхшы узсын» дисәң, көн дәвамында гадәттән тыш хәлләр, борчулар күп була икән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat