Өч Тукай премиясе лауреаты чыгарган авылның киләчәге өметлеме? «ВТ» журналисты Түбән Биштә булды

Татарстанда бердәнбер. Зәй районының Түбән Биш авылында мәктәпләре белән әнә шулай дип горурланалар. Биредә белем алган өч шәхес – Тукай премиясе лауреатлары. Мөдәррис Әгъләмов, Наил Дунаев һәм Рабит Батулланы укытып чыгарган мәктәп бүген ничек яши? Аларның юлын дәвам иттерүче укучылар бармы? Гомумән, авыл халкы ни белән кәсеп итә? Түбән Бишкә әнә шушы сорауларга җавап эзләргә дип кузгалдык.

Үткәне һәм бүгенгесе

Беренче карашка башкалардан әллә ни аерылып, күзгә ташланып та тормый шикелле. Матур гына, җыйнак кына авыл. Тик мәктәп ишеген ачып керүгә, фикерләр үзгәрә, карашлар киңәя. Чөнки Тукай премиясенең өч лауреатын биргән мәктәп гади генә була алмый торгандыр инде ул. Кайчандыр биредә талантлы шәхесләр, татарның асыл уллары – халык язучылары Мөдәррис Әгъләмов, Рабит Батулла, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Дунаев укыган бит. Кайчандыр шушы ук мәктәптә Олимпия чемпионы булып танылган Федор Симашев, Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Мәсгуть Гыйльфанов кебек тырыш ир-егетләр белем алган.

Хәер, урта мәктәпне биредә тәмамласалар да, күренекле әдәбият һәм сәнгать әһелләренең барысы да күрше авыллардан килеп белем алган. Мөдәррис Әгъләмов – Пусташиттан, Рабит Батулла – Шыкмайдан, Наил Дунаев – Әхмәттән. Аңа карамастан, алар шушы җирлекнеке, шушы төбәкнеке. Кыскасы, «Безнекеләр!» – дип күкрәк киереп әйтерлекләре бар түбәнбишлеләрнең.

– Безнең мәктәптә урта белем алу теләге булган һәр бала якын-тирәдәге һәм бераз ераграк авыллардан килеп укыган. Ул елларда 300 тирәсе укучы булган. Без ул заманнарда балаларда белем алуга омтылыш зур булгандыр, дигән фикердә. Зур дәрәҗәләргә ирешкәннәрнең барысы да – бер буын кешеләре бит, – ди мәктәп җитәкчесе Лариса Иванова.

Мәктәпнең горурлыгы булган шәхесләрне киләчәк буыннарга күрсәтү, тарихны яңарту исә – бүгенге укытучылар бурычы. Шуның өчен тырышалар да. Әйтик, 2022 елда мәктәптә Рабит Батулла музее ачылган. Анда язучының шәхси әйберләре, үзе тәрҗемә иткән Коръән китабы, кулъязмалары, гармуннары, урындыклары, шкаф, бишек, баш киемнәре, портреты, хәтта мәктәптә язган иншалары, контроль эшләре тупланган бер папкага кадәр саклана. Сөлгеләр коллекциясе дә аерым игътибарга лаек. Араларында 100 елдан элегрәк чигелгәннәре дә бар. Рабит ага аларны кайчан кем бүләк итүенә кадәр язып куйган. Татар теле һәм әдәбияты кабинетына Мөдәррис Әгъләмов исемен биргәннәр. Анда язучының шәхси әйберләре, китаплары тупланган.

– Рабит ага музей ачылышына үзе дә кайткан иде. Аңа кадәр дә кайсы экспонатны кая урнаштырырга кирәклеген аңлатып, карап, тикшереп торды. Әлеге шәхесләр – безнең зур горурлыгыбыз. Алар турында балаларга да гел сөйлибез, белеп, ишетеп үссеннәр, дип тырышабыз. Рабит ага үз куллары белән безнең мәктәпкә шундый бай мирас тапшырып калдырды. Без аңа моның өчен аеруча рәхмәтле, – ди Лариса Иванова.

Хәзерге вакытта Түбән Биш урта мәктәбендә 7 авылдан 50 укучы укый. Мәктәп янында балалар бакчасы эшли. Анысына 13 бала йөри.

– Иҗатка якын балалар юк, ләкин арада иншалар язарга осталыклары булган укучылар бар. Спорт өлкәсендә, олимпиаларда уңышларга ирешкән укучыларыбыз бар. Районда рус теле имтиханында 100 балл туплаган бердәнбер укучы Ильвина Гәрәева да безнеке, – ди татар теле укытучысы Гөлнара Шиһабетдинова. – Тик, кызганыч, хәзер балаларда хис, эмоцияләр аз. Аларның игътибары бик тиз тарала. Хәзерге буын укучыларын хәтта сугыш турындагы фильмнар да дулкынландырмый, күңелләренә тими. Кинотеатрларга барсак та, телефонда утыра бит алар. Бик популяр булган ясалма фәһем балаларыбыздан роботлар ясый.

Авыл тормышы

Мәктәптән чыккач, авыл тормышы белән дә кызыксындык. Җирлек башлыгы Алия Гыйльфанова сүзләренчә, 4 авылга 581 хуҗалык бар, аларда 630 кеше яши. Яшь гаиләләр дә күп, тик ир-атларның барысы да диярлек хезмәт урыннарын шәһәрдә тапкан. Хатын-кызларның күбесе – бюджет эшендә. Авылларның клубы, мәдәният йортлары, фельдшер-акушерлык пунктлары бар. Балалар түгәрәкләргә йөрсә, өлкән яшьтәге апалар «Идегәй» ансамблендә күңелен күтәрә.

– Элек безнең авыл үзәк базары белән дан тоткан. Якын-тирә авылларда яшәүчеләр, җитештергән товарларын сатар өчен, чиркәү янындагы шушы мәйданчыкка йөргән. Безнең бабай, мәсәлән, чана ясый торган булган. Кемдер палас суккан, кемдер көнбагыш үстергән, кемдер шәл бәйләгән. Барысын да шушында китереп сатканнар, – диде Алия ханым.

Авыл халкының күпчелеге читкә йөреп эшләгәч, терлек асраучылар бармак белән генә санарлык. Шәхси хуҗалыкларда нибары унлап сыер бар. Түбән Биштә чыбыркы тавышы ишетелмәгәнгә дә ун еллап икән инде. Яшьләр читтә эшли, өлкән буын картайган. Сәбәпләре менә шушы.

Шуңа күрә Гөлнара һәм Сергей Михайловлар гаиләсе авылда күз өстендәге каш төсле. Алар 83 баш терлек тота, шуларның 35 е – сыер.

– Безнең сөтне аерым җыялар. Уртача алганда тәүлегенә 550 литр сөт тапшырабыз. Литрын 45 сумнан алып китәләр. Миңа калса, яхшы бәя бу. Шуннан төшермәсеннәр иде инде. Итнең килограммын 550 сумнан сатабыз. Аның белән дә авырлык юк. Авылдашлар, аларның балалары, туган-тумачалар арасында гына да сатылып бетеп бара ул. Чөнки хәзер мал тотучылар аз. Ә һәркемнең дә сыйфатлы ит ашыйсы килә. Соңгы елларда ярминкәгә ит алып барганыбыз юк, чөнки анда сатар өчен мал чалу цехы аша узарга кирәк. Ә безгә ул бик уңайсыз. Авылга кагылышлы законнар уйлап чыгарып кына торалар. Тирес булсынмы, субсидияме, тик аларның берсе дә халыкны кайгыртып эшләнгән эш түгел. Һаман да кысрыклыйлар, катлауландыралар. Терлек асраучылар кимү шуңа да бәйле, – ди Сергей.

Зарланып алса да, төп керемне терлекләрдән кертүләрен яшермәде ул.

– Чыгымы күп булса да, кереме дә яхшы. Без күбрәк уңай ягын күрергә тырышабыз, чөнки шуның белән тормышны алып барабыз. Аннан соң, мин гомер буе мал тоткач, башка эшне белмим дә шикелле. Шәһәргә барсам да, тизрәк авылга кайтасым килә, – диде Сергей.

– «Барысыннан да туйдым», – дигән чакларыгыз да буладыр әле?

Сорауга хуҗабикә Гөлнара җавап бирде:

– Арыган, туйган көннәр миндә күбрәк була торгандыр. Көнебез иртәнге дүрттә башлана. Басуда эшләгән көннәрдә йокларга яту төн уртасында гына эләгә. Гаиләгә кергән һәр тиенне бик зур тырышлык белән эшләп табабыз.

Чәчәк бизнесы

Күпләп терлек тотмасалар да, тырыш, үз көнен үзе күреп яши авыл халкы. Наталья Вәлиәхмәтова мәдәният йортында эшли. Ә бакчасындагы теплицаларда сатар өчен чәчәкләр үстерә.

– Теплицадагы эшебез гыйнвардан ук башлана. Үсентеләрне апрельдән алып июль урталарына кадәр сатам. Чәчәкләр генә түгел, кыяр, помидор, борыч, баклажан, кәбестә һәм башка яшелчәләр да үстерәбез. Чыгымнары, мәшәкате күп булса да, кереме дә бар. Иң мөһиме: бу эш миңа ошый, күңелгә рәхәтлек бирә, – ди Наталья Вәлиәхмәтова.

Бакчачы әйтүенчә, халык ишегалларын, бакчаларын бик теләп матурлый. Шуңа күрә сату белән авырлык юк, үстереп, карап кына өлгер.

– Чәчәкләрне күп сорыйлар. Төрләрен дә, үсентеләрне дә арттырып кына торабыз. Элек петунияне күп алалар иде, хәзер төрләндерәләр. Мин үзем дә бертөрлелектән тиз туям, шуңа күрә сортларын гел үзгәртеп торам. Петуния – үстерү өчен җайлы чәчәк, нәзберек түгел. Майдан алып кар яуганчыга кадәр бакчаны бизәп тора. Флокс, агератум, виола, хостаны да яратып алалар. Соңгы вакытта файдалы үләннәргә дә, кавын, карбызга да ихтыяҗ зур. Ә менә эустома, хризантема кебек чәчәкләр күбрәк тәрбия сорый. Матур булсалар да, эше күп, – ди бакчачы.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү