Илдар Хәйруллин «Дуслык» ордены белән бүләкләнде

Камал театры артисты Илдар Хәйруллинга мактаулы бүләк бирү турындагы карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

«Театр сәнгатен үстерүгә мөһим өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен «Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры» дәүләт бюджет учреждениесе драма артисты Хәйруллин Илдар Зиннур улын «Дуслык» ордены белән бүләкләргә» диелгән докуметта.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү