Җыябыз, киптерәбез, саклыйбыз: үләнче Фирая Захарова киңәшләре

Җәй – дару үләннәре җыю өчен иң уңайлы чор. Ләкин иң файдалы үсемлек тә, дөрес әзерләмәгән очракта, бөтен сихәтен җуя. Үләнче Фирая Захарова табигать нигъмәтләрен җыю-саклауга бәйле кагыйдәләрне искә төшереп үтте.

Чәчәге, яфрагы, башкасы

Дару үләннәрен юл кырыйларыннан һәм кырлардан читтәрәк урыннарда җыялар. Юкса аларның машина төтенен, пестицид һәм гербицидларны сеңдергән булуын көт тә тор!

Үлән. Иң яхшысы – җимеш төшкәнче, чәчәк ату чорында җыю. Сабагын бераз өстәнрәк кисеп алалар.

Яфрагы. Чәчәк атканчы һәм чәчәк аткан вакытта җыялар. Бөҗәк-мазар тимәгән чиста яфраклары гына файдалы.

Чәчәге. Үсемлекнең үрчүе өчен бер өлешен калдырып җыярга кирәк. Киптерергә куйганчы, чәчәк арасына эләккән яфрак-сабак калдыкларыннан арындырасы.

Җимеше. Тулысынча өлгереп җиткәч, кул белән орынуга өзелергә генә торган вакытта җыялар.

Тамыры һәм бүлбесе. Үсемлекнең яфрак-сабаклары корыгач кына казып алалар. Салкын суда юып, өске катламын пычак белән юналар. Сабак калдыгын һәм ян-як тамырларын кисеп ташлыйлар.

Файдасы да файдасы!

Безнең якларда иң киң таралган сихәтле үсемлекләр исәбенә түбәндәгеләрне кертергә мөмкин.

Кычыткан. Чәй итеп куллану өчен киптерәләр. Ревматизмнан, геморрой, подагра, шикәр чиреннән дәваланырга ярдәм итә.

Үги ана яфрагы. Йөткерү, салкын тиюләрдән сихәт бирә. Асылда чәчәкләрен киптерәләр. Алар яфракларыннан алданрак пәйда була.

Бака яфрагы. Ялкынсынуга каршы, яраны төзәтү үзлегенә ия булган төнәтмә әзерлиләр. Беренче яфракларын апрель аенда ук җыярга мөмкин.

Юкә чәчәге. «Канат»лары белән бергә җыялар. Салкын тигәндә, ялкынсынуга каршы кулланыла. Тирләтеп, югары тән температурасын төшерергә булыша. С витамины, эфир майларыннан тора. Юкә бик аз – нибары 10–15 көн чәчәк ата. Июнь-июльдә җыялар.

Әрекмән тамыры. Беренче елын үсеп утырганын гына сайларга кирәк. Тамырын көзен казып алалар. Юмыйлар, бәлки щетка белән генә чистартып, урталай бүләләр дә киптерәләр. Бәвел һәм тир кудыруга сәләтле. Ревматизмнан сихәт бирә.

Кырлыган (иван-чай). Хуш исле чәй әзерлиләр. С витаминына бай. Ялкынсынуга каршы, авыртуны басу үзлегенә ия.

Бөтнек. Йокысызлыктан, нерв киеренкелегеннән, колак-борын-тамак авыртканда ярдәм итә. Өске яфракларын гына җыялар.

Нәрсәләрне белеп торырга?

Үсемлекләрнең сихәтен саклап калу өчен, җыюга ук, кояш төшми торган җиләсрәк урында чиста тукымага яки кәгазьгә салып киптерергә кирәк. Газ мичендә яки җиләк-җимеш киптерү аппаратында да 40–45 градус чамасы температурада киптерергә мөмкин. Тамыры, сабагы шартлап сынса, яфраклары җиңел генә уылса, димәк, әзер дигән сүз.

Табигать «дару»ын кәгазь яки тукыма капчыкта саклыйсы. Кара пыяла банкада да ярый. Иң мөһиме – дым тартырлык булмаска тиеш.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү