1975 елда Татарстан ресторанында нәрсә белән сыйлаганлыклары мәгълүм

2 сум да 23 тиенгә пешкән чөгә балыгы: “КамАЗ” музеенда Чаллы ресторанының 1975 елгы уникаль менюсы саклана.

53 ел элек – 1972 елның 5 июнендә “КамАЗ”ның җәмәгать туклануы комбинаты ачылган. Завод эшчеләре һәм шәһәр халкы өчен туклану системасы булган бу, дип яза “Челнинские известия”.

Аңа көненә 100 000ләп хезмәткәрнең тамагын туйдырган ашханәләр генә түгел, заводлар һәм тулай тораларда урнаштырылган буфетлар да кергән. Ә инде чит ил белгечләрен тукландыру өчен «Кама» (1973 елда), «Россия» һәм «Эра» (1975 елда), «Москва» (1976 елда) рестораннарын ачканнар.

“КамАЗ” музеенда уникаль документ – 1975 елның 5-6 мартына “Кама” рестораны менюсы сакланган. Анда “яшел суганнан салат”, “өй уылдыгы”, “өч йомыркадан тәбә”, “Казань” кәтлите һәм арада иң кыйммәте – 2 сум да 24 тиенгә пешкән чөгә балыгы (стерлядь) урын алган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү