Казан укучылары Ташкенттан алтын белән кайтты

Ташкентта узган Абу Райхан Бируни (ARBIChO 2025) исемендәге химия буенча халыкара олимпиадада Россия командасы дүрт медаль яулады. Алар арасында Казаннан Сәид Нургаянов белән Азамат Шәрәфиев тә бар. Бүген иртүк Казанның Тимер юл вокзалында Азаматны каршы алырга Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да килгән иде. Сәид әле кайтып җитмәгән, Мәскәүдә курсларда калган.

Республика укучылары химиядән белемнәре белән шаккатырып тора. Әле күптән түгел генә Казандагы 2 нче лицей укучысы Альберт Семенов белән 19 нчы гимназиядә белем алучы Рәшит Фәсхетдинов Бразилиядә химия буенча узган халыкара Менделеев олимпиадасыннан җиңеп кайткан иде. Ун көн эчендә икенче тапкыр яшьләрне менә шулай зурлап каршылыйлар. Соңгы кайтучыларга да алтын эләккән! Сәид Нургаянов – 131 нче лицей, Азамат Шәрәфиев – 9 нчы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары.

– Шәһәрдәге химия түгәрәгенә йөрим. Андагы мөгаллимнәр фәнне бик яхшы белә. Безгә дә үз белгәннәрен өйрәтәләр. Олимпиада биремнәре авыр булса да, барысын да чишә алдык. Химия фәне миңа төрлелеге белән ошый. Анда санап та, уйлап та, тәҗрибә ясап та була. Кайбер очракта конструктор кебек кулланырга да мөмкин. Киләчәктә химик булырга телим. Бу өлкәдә гомер буе шөгыльләнәсем килә, – ди татарча бик яхшы белүче Азамат.

Илсур Һадиуллин да әлеге олимпиаданың бик җитди, абруйлы булуын әйтеп узды.

– Татарстаннан барлык катнашучылар да алтын медаль яулады. Без Олимпиадада җиңүче яшьләребез белән горурланабыз. Татарстан гына түгел, илебез өчен дә горурлык бу. Казандагы химия мәктәбе елдан-ел үсә бара. Булган гореф-гадәтләрен, интеллектуаль байлыгын һәрвакыт аклый. Әлеге егетләрне тәрбияләгән әти-әниләргә рәхмәтебезне белдерәбез, – диде министр.

Азаматның әнисе Альбина әйтүенчә, бала уңышка ирешсен өчен, беренче чиратта, аңа ышанырга, ярдәм итәргә һәм шартлар тудырырга кирәк. Калганнарын инде көтәргә генә кала.

– Кызыбыз Айсинә Мәскәүдә югары икътисад мәктәбендә икенче курста укый. Ул да җәмгыять белеменнән илкүләм олимпиадада җиңгән иде. Ул чакта улыбыз да, апасына карап, минем дә җиңәсем килә, диде, – ди Альбина Шәрәфиева.

Татарстан укучыларының остазлары – 9 нчы мәктәпнең химия укытучысы Эсмеральда Хәйруллина һәм химия фәннәре кандидаты, 131 нче лицей директоры Әлфия Хәбибуллина, Татарстан җыелма командасының химия буенча тренеры Булат Курамшин.

– Мәктәп елларында мин дә олимпиадаларда катнаштым. Ике мәртәбә Менделеев, бер мәртәбә химиядән халыкара һәм Бөтенроссия олимпиадасында җиңгән идем. Беренче курста укыганда ук укучыларны олимпиадаларга әзерли башладым. 2019 елда шәһәрдә түгәрәк оештырдык. Хәзер аны химиядән илкүләм бәйгеләрдә катнашучыларның барысы да белә, – диде Булат Курамшин.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү