20 июньдә югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башлана. Республика вузларында 23 110 бюджет урыны бар. Быел абитуриентларны нинди үзгәрешләр көтә? Алар үзләре теләгән белгечлекне сайлыймы, әллә туган-тумача киңәш иткәннеме? Әти-әниләр кесә ягын кайгырта башлаганмы әле? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауларга җавап эзләде.
Ниләр үзгәрә?
Быел кабул итү кампанияләре бакалавриат, специалитет һәм магистратура өчен бер үк вакытта – 20 июньдә башлана. Гаризаларны биш вузга бишәр белгечлеккә, кыскасы, барлыгы 25 уку программасына тапшырып була. Абитуриентларны сөендергән яңалык та бар. Хәзер аттестатның төп нөсхәсен күтәреп, бер урыннан икенчесенә йөгерергә туры килмәячәк. Моңа кадәр аны вакытында алып килмәгән егет-кызларның авыз ачып калган чаклары да булгалады. Хәзер укырга керергә Дәүләт хезмәтләре порталы аша ризалык бирү дә җитә. Максатчан юнәлешкә укырга керүчеләргә (целевикларга) шәхси казанышлары өчен 10 түгел, 15 өстәмә балл биреләчәк. Шуның 5 се – һөнәргә өйрәтүгә бәйле чараларда катнашкан өчен. Ә башка абитуриентлар өчен ул 10 баллдан артмый.
Яшьләр кая бара?
Илина Фәрдиева Актаныш районының сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатын тәмамлый. 8 нче сыйныфтан бирле дөнья сәнгате буенча олимпиадада катнашып килә. 10 нчы сыйныфта төбәк этабында жиңү яулаган. Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабын откан. 11 нче сыйныфта укыганда тагын җиңүләр яулаган.
– БДИда нинди баллар булса да, Мәскәү, Санкт-Петербург вузларына диплом белән укырга керү мөмкинлегем дә бар. Әмма мин читкә китмәскә булдым. КФУның архитектура бүлегенә документлар тапшырачакмын. Уңыш сере – тырышлыкта. Дүрт ел эчендә бик күп китаплар укыдым, интернет чыганакларыннан белем алдым. Дәрестән соң калып, укытучым белән шөгыльләндем. Яхшы белгеч буласым килә, – ди Илина.
Чистай районында яшәүче Дилә дә Казан вузына укырга керергә җыена. Еракка китәсе килми, үзебездә дә яхшы белем алып була дип саный.
– Замана баласы үзенә нәрсә кирәген белә. Без исә күбрәк әти-әни кушкан уку йортына кергәнбез. Шулай тиеш дип кабул иткәнбез. Хәзер исә яшьләр үзләре карар кыла. Кызыбыз программист булырга хыяллана. Тырышып укый. Әгәр имтиханнан баллары югары булса, документларын КФУга тапшырачак. Теләгәнчә үк барып чыкмаса, башка вузларны караячак. Югары белем актуальлеген югалта, дип әйтмәс идем. 10 нчы сыйныфта калган егет-кызларның барысы да вузларга укырга керә. Теләмәгәннәре 9 дан соң китеп бетә. Авылда мал-туар асрап, балаларын акча түләп укытучылар да бар. Без исә, БДИ баллары җитәр, дип өметләнәбез. Акча ягын уйламыйбыз әле, – ди Диләнең әнисе Нәзирә ханым.
Ютазы районының Каразирек мәктәбен быел 4 укучы тәмамлаган. Дүртесе дә медальгә өметләнә.
– Укучыларыбыз 10 нчы сыйныфка төптән уйлап калды. Барысы да олимпиадаларда катнашып җиңүләр яулады. Аларда югары белемгә омтылыш көчле. Дәрестән тыш өстәмә шөгыльләнделәр. Онлайн дәресләрдә дә әзерләнделәр. Әлфирә исемле укучым минем кебек рус теле укытучысы булырга тели. Чаллыдагы югары уку йортына кермәкче. Өчесе физиканы сайлады. Техник вузларга җыеналар, – ди рус теле укытучы Гөлназ Рәхимова.
Вузларда
КФУда 7659 бюджет урыны бар. Бу былтыргыдан 160 ка күбрәк. Кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Александр Бибик иң күп бюджет урыннары тупланган биш юнәлешне атады: «мәгариф һәм педагогика фәне», «җир турындагы фән», «математика һәм механика», «информатика һәм исәпләү техникасы», «биология фәне». КФУда яшьләрне кызыктыру ниятеннән БДИда 100 балл туплаучыларга һәр фән өчен 100 мең сум акча түлиләр. 300 балл икән, димәк, 300 мең сум эләгә.
Казан дәүләт мәдәният институтында 477 бюджет урыны бар. Күбесе бакалавриат һәм специалитетка туры килә. Әлеге урыннар ел саен күбәя. Узган ел кино режиссурасы, телевидение юнәлешләре буенча бер урынга 5 тән алып, 38 гә кадәр кеше дәгъва кылган. Быел да конкурслар зур булыр дип көтәләр. Институтка олимпиада җиңүчеләре килми. Аның каравы студент булырга хыялланган яшьләрнең БДИдагы уртача баллары арта бара икән. Хәтта 100 балл белән килүчеләр дә бар.
– Быел Россия гражданнары өчен түләүле өстәмә урыннар каралмаган. Коммерция урыннары сизелерлек кыскартылды. 2026 елда безне тагын да зуррак үзгәрешләр көтә, – диделәр безгә институтта. – Кайбер белгечлекләр буенча түләү 300 мең сумнан арта. Әле бит торак өчен дә түләргә кирәк. Бу инде – күп кенә гаиләләр өчен чыгымнар күбәя дигән сүз.
Казан дәүләт энергетика университетындагы вазгыятьне дә белештек. Урыннар саны узган елдагы белән бер чама, диделәр. Быел бакалавриатның көндезге формасына – 244 (былтыр барлыгы 1680 урын булган), специалитетка – 16 (66), магистратураның көндезге бүлегенә 96 (511) урын өстәгәннәр.
– Гадәттә, бездә иң зур конкурслар энергетик машина төзелеше, техник системалар белән идарә итү, гамәли информатика, приборлар төзелеше, мехатроника һәм робототехника юнәлешләренә туры килә, – диделәр уку йортының матбугат үзәгендә.
Түләүле бүлекләрдә укырга теләүчеләр өчен 1928 урын бар. Узган ел бу сан 960 гына булган. «Акча түләп уку мәсьәләсенә килгәндә, нормативларны Россия Мәгърифәт министрлыгы билгели. Югары уку йортлары шуның нигезендә 11 июньгә кадәр бәяне билгеләргә тиеш», – дип аңлаттылар КДЭУда. Шуңа күрә әле түләү турында әйтә алмадылар.
Вузда БДИда 100 балл туплаучыларны гына түгел, имтиханда югары баллар җыючыларны да игътибарсыз калдырмыйлар. Узган ел беренче курс студентлары, балларына карап, 5–16 мең сум стипендия алган. Олимпиада җиңүчеләре өчен әлеге акча 30 мең сумга җиткән. Мондый бүләк түләүле бүлектә укучыларга да кагылган. Йөз балл алучыларга яхшы укыган өчен ноутбук та эләккән. Быел әле күпме түләячәкләрен хәл итмәгәннәр.
Казан илкүләм тикшеренүләр техник университетында (КАИ) 2800 бюджет урыны бар. Уку йортында самолет, вертолет, двигательләр төзүгә бәйле белгечләргә ихтыяҗ бар. Моңа кадәр лазер һәм аддитив технологияләр, робот техникасы, техник системаларда идарә итү, IT технологияләр белән кызыксынучылар күп булган. Быел да бу юнәлешләргә килүчеләр кимемәс дип өметләнәләр. Мәгълүмат технологияләре өлкәсендә түләп укучылар шактый икән. Техник белгечлекләрнең бәясе икътисад, менеджмент юнәлешләренә караганда кыйммәтрәк.
Монда да сәләтле яшьләрне бәялиләр. Беренче семестрда ай саен укудагы уңышлар һәм БДИ балларына карап, 2500 дән 30 мең сумга кадәр акча түлиләр. Сәламәтлекне ныгыту, белем алу, иҗади чараларга йөрү өчен дә өстәмә мөмкинлекләр бар. Быел да олимпиада җиңүчеләрен һәм 100 балл туплаучыларны йә акчалата бүләкләү, йә илнең танылган компанияләрендә курсларда укыту җаен эзләячәкләр.
Документларны ничек тапшырырга?
* Вуздагы кабул итү комиссиясенә килеп;
* электрон почта аша;
* почта аша;
* Дәүләт хезмәтләре порталында.
Документ тапшыру тәртибе
*15–20 июль – вузда эчке имтихан бирүчеләргә документ тапшыру төгәлләнә.
*27 июль – бәйгедә катнашучыларның исемлеге эленә
*1 август – килешү китерүнең соңгы көне
*12–29 август – өстәмә кабул итү
*20 июньнән 30 сентябрь – түләүле бүлекләргә кабул итү
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat