Чит илләр бер читтә торсын! Ял итәм дигән кешегә республикабызда да урын җитәрлек. Татарстан халкының гына фикере түгел бу, быел Россия туристлары да, гаилә белән ял итәр өчен, Татарстанны сайлый. Мәскәү, Санкт-Петербург, шулай ук Идел буе, Урал һәм Көньяк федераль округында яшәүчеләр – республикада көтелгән кунаклар. Сирәк булса да, Владивосток һәм Хабаровск халкы да ял итәргә безгә килә. Бу хакта «Яндекс Сәяхәтләр» сервисы хәбәр итә.
2025 елның беренче кварталы нәтиҗәләреннән күренгәнчә, туристлар агымы, узган ел белән чагыштырганда, 7 дән 22 процентка кадәр үскән. Әйтик, Казан Кремленә килүчеләр 7,7 процентка күбрәк булса, Болгарны барып күрүчеләр 22 процентка арткан. Ә җәй айларында бу саннар тагын да зуррак булачак, ди Татарстанның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.
Татарстан тәкъдим итә
Казан Кремлен күрмәгән, «Кол Шәриф» мәчете турында ишетмәгән, Бауман урамындагы чәкчәкне татып карамаганнар бик сирәктер. Казанның тарихи, истәлекле һәм кызыклы урыннары болар белән генә чикләнми, билгеле. Тик гаилә белән ял итәргә Татарстанны сайлаган туристларга тәкъдим итә торган маршрутларыбыз бихисап.
Билгеле булганча, 2023 елның язында Татарстанда «Идел сукмагы» җәяүлеләр маршруты эшли башлады. Төзекләндерелгән җәяүлеләр сукмагының озынлыгы – 350 чакрым. Ул Татарстанның 5 районын, 100 дән артык мәдәни мирас объектын һәм 26 махсус саклана торган табигый территорияне үз эченә ала. Теләге булганнар биредә кыска арага җәяү йөрүгә яки дәвамлы походка чыгу мөмкинлегенә ия. Тәҗрибәле сәяхәтчеләр өчен бөтен юлны узу 12–14 көнгә тула. Әлеге маршрут ялның хәрәкәтлесен өстен күрүче туристларга исәпләнгән.
Сер түгел, Алабуга, Болгар һәм Зөя кебек традицион туристлык үзәкләренә башка районнар да кушылды. Алар да сәяхәтчеләргә үз маршрутларын тәкъдим итә, үзләренә җәлеп итәргә тырыша. Мисал өчен, Кама Тамагында сыр ясау заводы, виноград бакчалары бар, Чистай районы кунакларны заманча яңа музейлар белән каршы алырга әзер. Алексеевск районы туку фабрикасы һәм Биләр дәүләт тарих, археология һәм табигать музей-тыюлыгы белән мактана ала, Мамадыш районы культуралар үрелеше белән җәлеп итә, Арча районы кунаклар хозурына – Тукай геройларын, Кукмара исә итек фабрикасын һәм савыт-саба заводын тәкъдим итә… Хәер, Татарстанның кайсы гына районын алмыйк, һәркайсы кызыксынып күзәтерлек урыннарга, тәмләп тыңларлык тарихи вакыйгаларга бай.
Табигать тә кунакларга шат
Табигатьтә ял итүчеләр дә арта. Узган ел глэмпинглар (модульле кунакханәләр) 50 мең кунакны кабул иткән, быел да шәһәр читендәге ялга ихтыяҗ зур. Глэмпинг – экологик туризм төре, монда ял итүчеләргә барлык уңайлыклары булган чатырлар тәкъдим ителә. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, кунакларның мондый ял белән кызыксынуы соңгы 3–4 елда сизелерлек дәрәҗәдә арткан.
2021–2024 елларда Татарстанда «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты буенча ялның бу төренә ярдәм итү өчен 1,9 млрд сумнан артык акча тотылды. Быел исә 50–70 туристик проектка ярдәм итү планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, Россиядә глэмпинглар ковид пандемиясеннән соң популярлашып китте: бөркү фатирда утырып арыган шәһәр кешесе табигать кочагына ыргылды. Әмма зур шәһәрдә яхшы шартларда яшәп ияләнгән кешегә уңайлылык та кирәк бит. Кыскасы, ихтыяҗ бар иде, аңа җавабы да табылды.
Хәзер Татарстанда 50 гә якын глэмпинг бар, нигездә алар Казан тирәсендә – Югары Ослан, Лаеш, Яшел Үзән, Питрәч районнарында урнашкан. Статистика буенча, глэмпинг кунакларының 75–80 проценты – татарстанлылар, калганы – Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербургтан һәм якын-тирә төбәкләрдән килгән кешеләр.
Дөрес, глэмпинглар буенча Татарстан әле Краснодар крае яки Карелия кебек лидерлардан калыша. Шуңа да карамастан, республиканың бу эштә үзенә хас юнәлеше бар һәм ул милли үзенчәлекне кулланырга тырышудан гыйбарәт. Милли ризыкларның тәкъдим ителүе, хәләл туклану мөмкинлеге булдыру, татар мунчасы һәм мәтрүшкәле чәй – моның ачык мисалы.
Питрәч районында урнашкан мунчалы глэмпинг хуҗасы Гүзәл Шәрәфиева сүзләренчә, глэмпинг табигать белән хозурлану, шәһәр ыгы-зыгысын онытып, кошлар сайравын, агачлар шаулавын тыңлау мөмкинлеге тудыра.
– Монда рәхәтлек, эстетика һәм табигый гармония бергә кушыла. Мондый формат үзеңне ирекле һәм әйләнә-тирә дөньяга якынрак хис итәргә мөмкинлек бирә, – ди ул.
Глэмпинг – пассив ял төре, диючеләр ялгышыр. Кунакларны мунча комплексы һәм бассейн гына шатландырмый. Һәр модульле йортның үз мангал зонасы бар, һәм, әлбәттә, кунаклар хозурына искиткеч табигать күренешләре ачыла. Кыш көннәрендә тюбингта шуу урыны, мотоцикл һәм квадрациклда йөрер өчен «Джип-триал» трассасы булган глэмпинглар да бар. Әйтик, Югары Ослан районындагы шәһәр яны глэмпингларының берсендә шезлонглы пляж һәм романтик кичәләр өчен гөмбәзле беседкалар да юк түгел.
– Таң атканда йога белән шөгыльләнергә, рәсем ясау, чәчәк бәйләмнәре җыю буенча мастер-классларда катнашырга, саф һавада кинофильмнар карарга, өстәл уеннары уйнарга мөмкин. Чәй тантанасы, ароматерапия дә искәрмә түгел, – ди Гүзәл Шәрәфиева. – Моннан тыш, без ай саен акцияләрне яңартабыз. Безгә кунакларның үзләрен өйдәге кебек уңайлы һәм тыныч хис итүләре мөһим. Күп нәрсә сервистан, кешеләргә мөнәсәбәт һәм детальләргә игътибардан тора. Безгә килә торган даими кунакларны хәтерлибез, аларның теләк-тәкъдимнәрен беләбез һәм һәр визитны үзенчәлекле итәргә тырышабыз.
Республикада мондый йортларны арендалау атнаның көненә һәм йортның үзенчәлекләренә карап, тәүлегенә 10 меңнән 20 мең сумга кадәр тора. Табигать кочагындагы әлеге «кунакханә»ләрдә, кимендә, өч-дүрт «йолдыз»лы шартлар тудырыла. Билгеле ки, әлеге шартлар акча сорый, шуңа күрә аларның бәяләре түбән була алмый. Бу – инфраструктура, коммуникацияләр үткәрү, хезмәткәрләрнең хезмәт хакы.
Ял итәм дигән кеше чарасын да, акчасын да таба. Шуңа күрә ял төрен сайлау – истәлекле урыннарны барлау, гаилә белән табигать кочагына чыгу, җәяүлеләр сукмагын таптау һ.б. – һәр кешенең үз иркендә.
САН
Балалар белән сәяхәт өчен отышлы төбәкләр арасында Татарстан – икенче урында. Бездә бер тәүлек ял 9170 сумга төшә. Беренче урында – Ставрополь крае (9150), аннан соң исемлектә Ленинград өлкәсе (9355) урнашкан.
1 июньнән «Татарстанда җәй» цифрлы мәйданчыгы эшли башлады. Ул – республиканың теләсә кайсы районында кызыклы вакыйгаларны күрергә мөмкин булган бердәнбер афишалар агрегаторы. Татарстанда яшәүче һәркем җаны теләгән күңел ачу төрен сайлый ала: концертлар һәм музыкаль фестивальләр, экология буенча белем бирү лекцияләре, әдәби клублар, спорт ярышлары, балалар өчен иҗади мастер-класслар һәм башка бик күп чаралар.
Рәйдә ФӘЕЗОВА
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat