Бер бабай һәм биш әбине тәрбияләүче Гөлнур Җәләлетдинова: «Йөрәгемдә урын күп»

8 июньдә Социаль хезмәткәрләр көне билгеләп үтелә

Апас районының Каратун бистәсендә гомер итүче Гөлнур Җәләлетдинова бер бабай һәм биш әби тәрбияли. Өлкәннәрне кайгыртып яшәү тормыш рәвешенә әйләнгән аның. Башта ул төп йортта әби-бабайларын кадерли, хәзер исә йөрәк җылысын чит кешеләр белән бүлешә.

– Әти-әнием өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтеп үстерде. Без – олыны – олы, кечене кече иткән буын. Күрше Ябалак авылыннан Каратунга кияүгә чыгып килгәндә дә өй тулы өлкәннәр барын белдем. Әмма бер дә авырсынмадым, – дип сөйли Гөлнур апа. – Мин килгәндә, өйдә каенанам, каенатам, әнкәйнең әнисе дә бар иде. Авылда ялгызы гына торган апабызны да үзебезгә алып төштек.

Гөлнур апа ул елларны яратып сөйли. Кеше сүзен күтәрә белгән ул. Берәү белән дә тавышланмаган. Нәрсә генә әйтсәләр дә, уен-көлкегә борып җибәргән. Бәхетнең нигезе дә татулыкта, ди үзе. Иренең якыннарын соңгы юлга кадерләп озаткач, Гөлнур апаның әнисенең урыны да кияү йортында түрдә булган. Башка балалары үзенә чакырса да, ул Каратундагы кияве белән кызы янына килә. Әле Казандагы ир туганнарын алып кайтып тәрбияләргә дә көч һәм сабырлык табалар.

– Тормыш үзе өйрәтте инде. Башта мәктәптә эшләдем. Аннары клуб мөдире итеп куйдылар. Анда 20 елдан артык хезмәт куйдым. Ул чакта читтән торып укып, югары белем алырга да насыйп булды. Яшьләр белән яшьләрчә, картлар белән картларча сөйләшергә, уртак тел табарга өйрәндем. Башкача матур яшәп булмый, – ди Гөлнур апа.

Социаль хезмәткәр булып ул моннан 4 ел элек эшли башлый. Шушы вакыт эчендә 9 кешегә ярдәм иткән. Иң беренче булып Мәмдүдә апаның якын кешесенә әверелә ул.

– Ул әбиемә янында гел кеше кирәк булды. Ялгызлыкны яратмады. Үз балалары булмаса да, ерак туганнары бар иде. Алар аны үзләренә алып китте. Тик анда озак яшәмәде, өемне сагынам, дип өзгәләнгән. Мондагы йорты иске булгач, Мәмдүдә апаны Буадагы картлар йортына урнаштырдылар. Аның хәлен әле дә белешеп торам. Күңелемә якын булып калды, – ди Гөлнур апа.

Ел башыннан 92 яшьлек Заһид бабайга ярдәм итә башлаган ул. Бабайның хатыны үлгән, улы Бөгелмәдә яши.

– Хөкүмәттән социаль хезмәткәр тәкъдим итсәләр дә, баштарак никтер каршы килгән. Быел инде тәвәккәлләп эшли башладым. Бабай белән уртак телне тиз таптык, – ди Гөлнур апа. – 4 ел буена өе дә җыештырылмаган булган. Иң элек фатирын юып чыгардым. Пәрдәләрен, керен алып кайтып юдым. Шулкадәр матур яши хәзер. Ул шәһәрчә фатирда гомер итә. Атна саен мунчага алып киләбез үзен. Ирем Рәшит тә бер сүз әйтми инде. Бабайны үзе юындыра, мунчадан соң тәмләп сыйлыйбыз. Заһид бабай һәр пешергән ризыгымны карчыгымныкы кебек булган дип ашый. Адым саен рәхмәт укый.

Татарстанның 112 халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә 9,9 мең хезмәткәр эшли. Алар 229 мең кешегә үз җылысын өләшә. Өлкәннәргә 50 төр хезмәт күрсәтелә.

Гөлнур апа авылда оста пешекче булып та дан алган. Мәҗлесләргә күп кенә ризыкны аңа пешертәләр икән.

– Бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстерүем дә әби-бабайларымны сыйлыйсы килгәнгә инде ул. Үзләре бакчада эшләр яшьтә түгел, – ди Гөлнур апа. – Күбесен, машинага утыртып, кибеткә дә алып барабыз. Әй, сөенәләр инде шуңа. Матур күлмәкләрен киеп көтеп торалар. Әйтерсең бәйрәмгә баралармыни? Аларны районга хастаханәгә дә йөртәбез. Анда инде махсус машина бирәләр. Һәрберсен җитәкләп йөртеп, табибларга күрсәтәм. Үзләрен кирәксез тоймасыннар. Барыбыз да алар яшенә җитәсе бит.

Өлкәннәргә тәмле ризык кына түгел, игътибар да кирәк. Төнлә дә шалтыраталар. Андый чакта Рәшит абый белән бергә өенә баралар. Дәвасы да табыла – тәмләп чәй эчәләр дә бераз сөйләшеп утыралар икән. Әбекәй исә рәхмәтен әйтеп озатып кала, ди.

– Өлкәннәр белән аларның үз телендә сөйләшү кирәк. Шул чакта гына бер-береңне аңлый аласың. Суфия исемле әбиемнең хәтере начар. Һәр кичне йокларга ятар алдыннан аңа, шалтыратып, газын каратам. Әле ул барган саен мине танымыйча да аптырата. «Кем әле син? Кунакка килдеңмени?» – дип каршы ала. Аңлашабыз инде, – ди Гөлнур апа. – Бу эшемне акча өчен дә башкармыйм. Йөрәгемә рәхәтлек алам. Өлкәннәрнең генә түгел, аларның балаларының рәхмәте яшәр өчен көч бирә. Кәгазьдә язылганны гына да эшләмим. Көн саен яннарына барам, нинди эше бар, шуны эшләп кайтам. Бер генә көн күрми торсам да сагынам. Алар да мине көтеп тора бит. Әле ярый көтәр кешеләре бар!

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү