Рөстәм Миңнеханов кар барсының Татарстан өчен әһәмияте турында сөйләде

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кар барсын һәм экосистемаларны саклау буенча глобаль программа идарәче комитетының IX утырышында катнашты. Утырыш Кыргызстан Республикасында уза.

Әлеге хөкүмәтара альянс 11 ел элек төзелгән иде. Ул кар барсын саклау максатларында илләрне берләштерде. Кар барсы һәм аның экосистемалары буенча глобаль программаның җитәкче комитетының IX утырышында кар барсы яши торган илләрнең әйләнә-тирә мохит министрлары, шулай ук партнерлык оешмалары һәм халыкара финанс институтлары вәкилләре катнашты.

Утырышта чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов барсның мең еллар дәвамында татар халкының ата-бабалары өчен символ булуын искәртте. Бүген барс, гомумкешелек һәм әхлакый кыйммәтләрне гәүдәләндереп, Татарстан Республикасы гербында гәүдәләнгән.
Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан җитәкчелегенә бүгенге чарада катнашырга чакырулары өчен рәхмәт белдерде. «2022 елда без Алтай Республикасында ирбисның табигый яшәү ареалында «Кар барсы» биологик төрлелекне саклау үзәген булдыру инициативасы белән чыктык. Комплекс инде эшли һәм табигый шартларда ирбислар санын торгызу өчен төп мәйданчыкка әверелеп бара», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан галимнәре кар барсы геномын өйрәнү һәм бу төр биобанк булдыру буенча проектлар эшләгән. Үзәкне өйрәнү объектлары белән тәэмин итү өчен Кыргызстан Республикасы белән хезмәттәшлек оештырылды, аның нәтиҗәләре буенча үзәккә 3 кар барсы алып кайттылар. Үзәккә Монголиядән тагын 2 кар барсы алып кайтулары көтелә.
«Бергә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәсем килә, – диде Рөстәм Миңнеханов. — Барыгызны да безнең «Кар барсы» үзәге базасында фәнни консорциум оештыруда һәм киңәйтүдә актив катнашырга чакырам».

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү