Владимир Путин Россия халыклары телләре көнен гамәлгә куярга тәкъдим иткән

Россия Президенты Владимир Путин Россия халыклары телләре көнен гамәлгә куярга һәм аны ел саен 8 сентябрьдә – шагыйрь һәм прозаик Рәсүл Гамзатовның туган көнендә билгеләп үтәргә тәкъдим иткән.

“Россия халыклары телләре көнен гамәлгә куярга һәм аны ел саен 8 сентябрьдә – Рәсүл Гамзатовның туган көнендә билгеләп үтәргә тәкъдим итәм”, – дигән Путин. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, легендар “Журавли” авторы ике телне – авар телен (шул телдә сөйләшкән) һәм әсәрләрен дөньяга таныткан рус телен туган тел дип санаган.
Гамзатов әсәрләре дистәләрчә телгә тәрҗемә ителгән. Гамзатовның җырга әйләнгән башка шигырьләре арасында, мәсәлән, бик популяр “Исчезли солнечные дни” да бар. Атаклы шагыйрь белән күп кенә композиторлар, шул исәптән Раймонд Паулс, Юрий Антонов, Александра Пахмутова хезмәттәшлек иткән. Аның шигырьләренә язылган җырларны башкаручылар арасында – Анна Герман, Вахтанг Кикабидзе, Валерий Леонтьев һ.б.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, милләтара һәм конфессияара татулыкны саклау илнең мөстәкыйльлеген саклау һәм тотрыклы үсешен тәэмин итү өчен бик зур әһәмияткә ия.
Туган телләрне саклау “Гаилә” илкүләм (милли) проекты максатларына туры килә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү