Киләсе елның 1 гыйнварыннан ут өчен яңача түли башлаячакбыз. Татарстанда электр энергиясе өчен дифференцацияләнгән тарифлар гамәлгә керә. Коммуналь хезмәтләр өчен чыгым күпмегә артачак? Әлеге сорауга ачыклык кертәбез.
2026 елның 1 гыйнварыннан республикада, илнең барлык төбәкләрендәге кебек үк, электр энергиясе өчен дифференцацияләнгән тарифлар гамәлгә керәчәк. Ягъни исәп-хисапны тотылган энергия күләменнән чыгып ясаячаклар. Бу урында шунысын да искәртик: илнең 76 төбәгендә мондый тарифлар кулланыла да инде. Федераль закон шулай куша. Калган төбәкләргә, шул исәптән Татарстанга да, 2026 елның 1 гыйнварына кадәр вакыт бирделәр.
– Илнең күп кенә төбәкләрендә дифференцацияләнгән тарифлар гамәлдә, алар беренче ел гына да эшләми. Шуңа күрә ил күләмендә булган тәҗрибә безне бу мәсьәләдә ниндидер хаталар җибәрүдән саклап калачак дип өметләнәбез, – диде журналистлар белән очрашуда Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Александр Груничев.
Нәрсә үзгәрәчәк? Гади тел белән әйткәндә, алга таба ут өчен түләү аны куллану күләменә турыдан-туры бәйле булачак. «Үзгәрешләр электр энергиясен сакчыл куллануга юнәлдерелгән», – дип ачыклык кертте Монополиягә каршы федераль хезмәтнең идарә җитәкчесе Дмитрий Васильев. Кыскасы, утны рәхәтләнеп «ягасыз» икән, күбрәк түләргә туры киләчәк.
Дифференцацияләнгән тарифлар өч диапазонга бүленгән. Төбәкләр аның чикләрен үзләре билгели ала, әмма ул илкүләм саннардан зуррак булырга тиеш түгел, диделәр очрашуда.
1 нче диапазон – айга 3,9 мең кВт/сәгатьтән артык түгел. Электр энергиясен бу кадәр тотучылар иң түбән тариф буенча түли (фаразланган күрсәткеч – 1кВт/сәгать өчен – 5,73 сум).
2 нче диапазон – айга 3,901 дән 6 мең кВт/сәгатькә кадәр (фаразланган күрсәткеч – 1кВт/сәгать өчен – 6,52 сум).
3 нче диапазон – айга 6001 мең кВт/сәгатьтән дә күбрәк (фаразланган күрсәткеч – 1кВт/сәгать өчен – 10,51 сум).
– Ил күләмендә электр энергиясен кулланучыларның 99 проценты беренче ике диапазон аралыгына керә, – диде Дмитрий Васильев.
Шунысын да әйттеләр: гади халыкның зур күпчелеге дифференцацияләнгән тарифлар гамәлгә керүне сизмәячәк. «Электр энергиясен сакчыл кулланучыларга борчылырга җирлек юк. Алар болай да бүлмәдән чыкканда утны сүндереп йөрергә, энергияне саклый торган лампалардан файдаланырга тырыша. Ә менә утны күпләп тотучыларга алга таба уйланырга кирәк булачак. Югыйсә бакчадагы сукмакны да электр җылыткычына тоташтыручылар бар. Электр энергиясен көнкүреш кирәк-яраклары өчен дигән булып майнинг һәм коммерциячел максатларда файдаланучылар турында әйткән дә юк», – диде Дмитрий Васильев.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Коммуналь инфраструктураны яңарту” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat