Татарстан Рәисе Кыргызстанга сәфәр кылды. Анда ул кар барсын һәм экосистемаларны саклау буенча глобаль программа идарәче комитетының IX утырышында катнашты. Аэропортта аны кыргызларның милли ризыгы боорсок белән каршы алдылар. Кыргызстан Президенты белән очрашуда исә ике арадагы мөнәсәбәтләрне үстерү хакында фикер алыштылар.
«Без дустанә Россия–Кыргызстан мөнәсәбәтләре кысасында сезнең ил белән хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген югары бәялибез», – диде Рөстәм Миңнеханов Садыр Жапаров белән очрашуда. Узган ел йомгаклары буенча ике арадагы товар әйләнеше 138 миллион долларны тәшкил иткән. Соңгы елларда өч тапкырга зуррак үсеш күзәтелә. Кыргызстанда үз эшен җәелдергән компанияләр бар. Татарстан ягы аларның саны артсын дип тырыша. Аерым алганда, авыл хуҗалыгы, нефть химиясе продукциясе, автомобиль шиннары, хәләл продукция юнәлешендә зур планнар бар.
Татарстан Рәисе гуманитар өлкәдәге хезмәттәшлеккә аерым тукталды. Татар һәм кыргызларны тарихи һәм мәдәни яктан күп нәрсә берләштерә: телләр охшашлыгы, дин бердәмлеге. Безнең араларны мәшһүр язучы Чыңгыз Айтматовның мирасы да якынайта.
Кыргызстан Президенты әйтүенчә, һәр сәфәр ике арадагы мөнәсәбәтләрне ныгыта. «Сез кар барсын саклау буенча форумда катнашу тәкъдименә беренче булып җавап бирдегез. Сезнең шәхсән катнашуыгыз безнең өчен бик мөһим», – диде Садыр Жапаров. Ул әлеге очрашуның Корбан бәйрәме алдыннан узганына да игътибар итте. «Сезне һәм Татарстанның тугандаш халкын бәйрәм белән котлыйм», – диде Кыргызстан Президенты.
Садыр Жапаров әйтүенчә, ул Казанга һәр баруын җылылык белән искә ала. Кыргызстан Президенты узган ел Татарстан башкаласында узган БРИКС саммитының югары дәрәҗәдә оештырылуын, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумының әһәмитен билгеләп үтте. «Әлеге форум – Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасында хезмәттәшлек урнаштыру өчен яхшы мәйданчык. Бу мөмкинлектән актив файдаланабыз», – диде ул.
Кар барсын саклау мәсьәләсенең республика өчен нинди мәгънәгә ия булганын әйтеп торасы да юк: Татарстан гербына күз салу да җитә. Кар барсын һәм экосистемаларны саклау буенча глобаль программа идарәче комитеты моннан 11 ел элек корылды. Кыргызстанда узган IX утырышта кар барсы яшәгән илләрнең табигатьне саклау министрлары, бу эштә катнаша торган оешмалар, халыкара финанс институтлары вәкилләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында кар барсының образы татар халкы өчен гасырлар дәвамында аерым әһәмияткә ия булганын, ә бүген аның, гомумкешелек һәм әхлакый кыйммәтләрне символлаштырып, Татарстан гербында үзәк урынны алып торганын искә төшерде.
«2022 елда без Алтай Республикасында «Снежный барс» Биологик төрлелекне саклау үзәген булдыру тәкъдиме белән чыктык. Комплекс инде эшли һәм табигый шартларда ирбисларның санын арттыру өчен төп мәйданчыкка әверелә», – диде Татарстан Рәисе. Республика галимнәре бу юнәлештә фәнни проектлар тормышка ашыра.
Кыргызстаннан исә Алтай Республикасындагы үзәккә 3 кар барсы алып кайттылар. Озакламый тагын 2 не Монголиядән алып кайтачаклар. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстан бу юнәлештә хезмәттәшлеккә ачык.
Сүз уңаеннан, мартта Казанда узган халыкара конференциядә дә кар барсын саклау турында сөйләштеләр. Әлеге чарада 12 ил – Бутан, Непал, Һиндстан, Кытай, Пакыстан, Әфганстан, Монголия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Россия вәкилләре катнашты.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat