Татарстанда хәрби комиссариат бинасына ут төртмәкче булган егет суд хөкеме алдына баскан

Әлмәттә Риза Фәхретдин урамындагы хәрби комиссариат бинасын яндырмакчы булган 22 яшьлек егет суд хөкеме алдына баскан. Ул “Җинаять кылуга әзерләнү” һәм “Мөлкәтне белә торып юкка чыгару яки аңа зыян салу” статьялары буенча гаепләнелә.

Бу хәл 2022 елның октябрендә булган. Егет бинага ут төртү өчен кулъяулык, бензин һәм кабызгыч сатып алган да, киртә аша хәрби комиссариат территориясенә сикереп төшкән. Тимер баганадан аска таба сузылган кабельне күргәч, телефон элемтәсе кабеле дип уйлап, аны яндырырга уйлаган. Әмма җил утны бик тиз сүндергән.
Егет качмакчы булган, әмма аны полиция хезмәткәрләре тоткан. Ут төртергә маташучы үз гаебен өлешчә таныган.

“Татар-информ” язганча, сорау алганда егет танышларыннан СВОга мобилизация игълан ителүе турында белгәнлеген, Кораллы көчләргә чакырудан куркып, хәрби комиссариат бинасына ниндидер зыян салырга карар кылганлыгын әйткән.

Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, башка очраклардан аермалы буларак, егет үзе генә, Украина кураторларыннан башка гына эш иткән.
Агентлыкка мәгълүм булганча, суд озакламый егетне акларга мөмкин, чөнки ул кабельгә салынган зыянны капларга әзер.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү