Берөзлексез яңалыклар укуның, социаль челтәрләр аша кеше тормышын тикшерүнең, юкка да борчылу, хафалануның нәтиҗәсе нинди булырга мөмкин? Ни өчен без, кирәксә дә, кирәкмәсә дә, начар яңалыклар укыйбыз? Бүген борчылмыйча яшәп буламы?
Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә психолог, коуч Гөлшат Сафина ярдәм итте.
– Ни өчен соңгы арада, эч поша, борчылам, хафаланам, дип зарланучылар артты?
– Моның сәбәпләре күп һәм төрле: икътисадый кризислар, дөньядагы мәгълүм вакыйгалар, пандемия һәм социаль мохиттәге үзгәрешләр. Бу хәлләр кешеләрдә ярдәмсезлек һәм билгесезлек хисе тудырырга мөмкин, бу, үз чиратында, эмоциональ яктан уңайсызлыкка китерә. Мондый даими кичерешләр дөньяви хәлләр нәтиҗәсе генә түгел, ә игътибар һәм үз өстеңдә эшләү җитмәүдән дә барлыкка килергә мөмкин.
– Моның сәбәпләренең тагын берсе – мәгълүматның артык күп булуындадыр. Кешенең бертуктаусыз яңалыклар укуы/каравы/тыңлавы аның рухи дөньясына ничек йогынты ясый?
– Чынлап та, без көн саен гаять зур мәгълүмат ташкыны белән очрашабыз, баш миебез аша бик күп кирәк булган һәм кирәкмәгән мәгълүмат уза. Әлбәттә, бу авыр. Бертуктаусыз яңалыклар укып, социаль челтәрләр актарып (скроллинг), без барлык вакыйгалардан хәбәрдар булырга кирәк дип саныйбыз. Әмма бу – иллюзия. Без шул иллюзиягә кереп чумабыз, башка кеше тормышы белән үзебезнекеннән дә күбрәк кызыксынабыз – бу да борчу һәм тынычсызлык тудырырга мөмкин. Аеруча тискәре яңалыклар, бигрәк тә көч куллану, фаҗига-һәлакәтләр яки кризисларга кагылганнары, тормышның гомуми сыйфатын киметеп, курку һәм борчылу хисен көчәйтергә сәләтле.
– Ни өчен соң без, зыянлы булуын белә торып, һаман саен начар яңалыклар укыйбыз? Ни өчен алар кешене күбрәк җәлеп итә?
– Психологик яктан караганда, тискәре яңалыклар уңай яңалыкларга караганда көчлерәк хисләр уята. Кешеләр тискәре мәгълүматка күбрәк игътибар бирергә омтыла, чөнки ул потенциаль куркыныч турында сигнал бирә ала. Моннан тыш, тискәре яңалыклар еш кына кызыксыну һәм булган хәлләрне аңлау теләге уята. Медиакиңлектә исә шуннан «файдаланалар», шуңа андый яңалыкларны күбрәк тараталар.
– «Мәгълүмати детокс», ягъни интернет, социаль челтәрләр, телефоннан вакытлыча баш тарту дигән әйбер бар бит. Аның файдасы бармы?
– Әйе, мәгълүмати детокс рухи сәламәтлек өчен файдалы. Бу хис-тойгыларны бераз тынычландырырга, борчылу дәрәҗәсен киметергә булыша. Моңа өстәп, интернеттан баш тарту тормышның мөһим аспектларына, ә бигрәк тә инде үз халәтебезгә игътибарны юнәлтергә мөмкинлек бирә һәм гомуми хәлне яхшырта.
Асылда, дөньядагы яңалыклардан хәбәрдар булу һәм үзеңнең эчке халәтең турында кайгырту арасында баланс табу мөһим.
– Ә хәзерге заманда борчылмыйча гына яшәп буламы?
– Борчылудан тулысынча котылу мөмкин түгел, чөнки ул – стресслы ситуацияләргә табигый реакция. Борчылуның уңай яклары да бар бит: кайчак шул ук саклану, иплерәк булу чарасы да ул. Әмма үз тынычсызлыгың белән идарә итәргә һәм аның дәрәҗәсен үз хис-тойгыларыңа игътибар биреп, медитация һәм башка чаралар аша киметергә өйрәнеп була. Һәм өйрәнергә кирәк тә. Бу тормышта авырлыкларны артык стрессыз, борчуларсыз гына җиңәргә өйрәнү мөһим.
– Борчылу, хафалануны ничек җиңәргә? Әйтик, аны басарга ромашка яки бөтнекле чәйләр генә ярдәм итә аламы? Ә урманга барып кычкыру?
– Ромашка яки бөтнек чәйләренә килгәндә, алар тынычландыра ала, ләкин, билгеле, проблеманы хәл итми. Моңа өстәп, аз булса да физик күнекмәләр ясасаң, якыннарың белән аралашсаң, хис-кичерешләр көндәлеге алып барсаң яки психолог мөрәҗәгать итсәң, тагын да яхшырак. Табигатьтә йөрү, я булмаса шул ук кычкыру аша хисләреңне тышка «чыгару» киеренкелекне бетерү һәм кәефне яхшырту өчен файдалы булырга мөмкин.
Иң мөһиме – озак кына бертуктаусыз хафалану «корт»ы кимерә икән, «әй, бу проблема түгел, үтәр әле» дип, кул селтәмәскә кирәк. Үз хисләребезне үзебез үк аңлау, аларны кабул итү, тән саулыгыбыз гына түгел, ә рухи сәламәтлегебез турында да кайгырту – һәрберебезнең изге әманәте.
⠀
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat