Әтәчем кемгә эләгер? Район һәм авылларда Сабан туе гөрли

Гореф-гадәтләрне онытырга ярамый! Сабан туена җыенучыларның күбесе шулай ди. Кемдер көрәш, ат чабышы, кемдер танылган артистлар чыгышын карарга барачак. Еракта яшәүче авылдашларын күрергә теләүчеләр дә, арып-талып йөрмим әле, диючеләр дә юк түгел. Милли бәйрәмебез кайда ничек уза? «ВТ» хәбәрчесе мәйдан тамашаларын, авыл халкының кәефен белеште.

Кайбер авылларда бер бәйрәм дә үтмәсә, Баулы районының Татар Томбарлысында икене оештырырга җыеналар әнә. Тагын бер атнадан 60 нчы мәртәбә Әбиләр Сабан туе гөрләр. Менә анысы инде йолаларга да, милли гореф-гадәтләргә дә бай булачак. 80–90 яшьтән узган өлкәннәр дә, 45 тә үк онык сөяргә өлгергән яшь әбиләр дә киләчәк. Быел халык тагын да күбрәк булыр дип көтәләр. Уеннарның яңаларын да уйлап тапканнар. Чаңгы ярышында өлкәннәр тун, бүрек киеп, яшел чирәмдә җитезлектә узыша. Катыктан акча эзлиләр, көянтә-чиләк белән су ташыйлар. Кыскасы, әби-бабайлар яшьлекләрен искә төшереп, таякларын да оныта икән.

Арча районының Илдус авылында яшәүче Хәбибрахмановлар да бәйрәмне ел да көтеп ала. Сабан туена барысы да милли киемнән барачак. Әниләренең башында – калфак. Биш уллары да – түбәтәйдән. Әтиләре мәрхүм булса да, егетләр әлеге гадәтне онытмый.

– Безнең авылда нибары 14 йорт бар. Сабан туе узганын хәтерләмим. Элек 300 йортлы булган ул. Кечкенә авылда бәйрәм уздырудан мәгънә юк. Әмма без тамаша карарга күршедәге Ашытбаш, Шушмабаш, Шекәгә барабыз. Сабан туе кирәк, әлбәттә. Әби-бабайлардан калган гореф-гадәтне саклау бит ул. Шекәдә узачак бәйрәмгә бүләк җыйдылар инде. Мунча сөлгесе белән әтәч бирдем. Әтәчне ел да бирәм. Тик һаман үзебезгә әйләнә дә кайта. Малайларым колга башына менә дә алып төшә. Быел инде иң яшь йөгерешчегә дип атап әйттем. Башкаларга булсын әтәчебез, – ди җиде бала әнисе Гөлгенә Хәбибрахманова.

Аның фикеренчә, бәйрәмдә миллилек, киресенчә, арта бара. Бүләк җыючылар барысы да милли киемнәрдән киенә. Ат булмаса да, машиналарны бизиләр. Сабан туе да татар халык биюләреннән башлана. Көрәше дә бар. Гөлгенә апа көрәш бетмичә өенә кайтмый икән. Улларының бил алышканын күзәтә.

Көрәш яратучы хатын-кызлар аз түгел. Мөслим туган як музее директоры Назилә Бәдретдинова да – шундыйларның берсе. Бәйрәм дигәч, яшьлеген дә искә төшереп алды.

– Елгабаш авылы кызы мин. Әни элек бәйрәмгә дип ике күлмәк ала иде. Берсе – авыл, икенчесе – район Сабан туе. Бәйрәм җитмичә, аны кияргә ярамый иде. Хәзер дә бәйрәм бик күңелле үтә. Иганәчебез булыша, матур бүләкләр ала. Мәдәният хезмәткәрләре күңелле уеннар оештыра. Йомырка салынган кашык кабып йөгерүен, чүлмәк ватыш, балаларның бүләк кисүен күзәтәм. Авыл халкының җыр-бию конкурсында катнашуын да яратып карыйм. Авылдашлар, сыйныфташларның очрашу урыны ул. Күңелгә рәхәт бәйрәм, – ди Назилә ханым.

Азнакай районының 70 тән артык йортлы Ирекле авылы да Сабантуйсыз яшәми. Быел авылның шатлыгы икеләтә зур.

– Гармунчылар күп булачак. Читтән чакырмыйбыз, үзебезнекеләр җыела. Милли уеннарны да күбрәк кертәчәкбез. Төп гармунчыбыз Сабан туе көнне улын өйләндерә. Аларның йортында килен төшерү йоласын күрсәтәчәкбез. Илнур үзе Казанда яши. Әмма йоланы төп нигезендә үткәрергә булды, – ди авыл клубы мөдире Зөлфия Сабурова. – Читтән артистлар чакырмыйбыз, үзебезнең үзешчәннәр халыкның кәефен күтәрәчәк. Кайбер уеннарга да чит кешеләрне кертмәскә булдык. Көрәштә дә үзебезнең егетләр, кунакка кайтучы оныклар бил алышачак. Алайса бүләкне башкалар алып киткәч, көрәшү теләкләре кими. Менә шулай иткәндә, көрәшчеләр саны да артыр бәлки. Бүләккә көнкүреш кирәк-яраклары бирәбез.

Бүләкне рәхәтләнеп өләшә алачаклар быел. Халык бирнәсен дә, акчасын да кызганмаган. Башка елларга караганда, акча да күп җыелган. Сорап алу дигән нәрсә юк. Кем күпме тели, шуны бирә.

Балтач районының Норма җирлегендә дә бәйрәм үз төсен югалтмас дип ышандыралар.

– Ат ярышы бетеп килә инде. Җирлектә берничә ат калды. Элек аларның саны күп иде. Әмма читтән катнашучылар килер дип көтәбез. Атларыбызны матур итеп бизибез. Алар үзе бер ямь бирәчәк. Уеннарның төрлесе бар. Килегез, катнашыгыз! – ди авыл җирлеге башлыгы Радик Шәрипҗанов.

Бәйрәмгә инде барыннан да бигрәк бала-чага куана. Аларның бар осталыгын күрсәтәсе, зур төенчек белән бүләк җыясы бар бит.

– Безгә түгел, балаларга кирәк ул. Түземсезлек белән көтеп торалар. Балтачтагы апа белән җизнигә барабыз, диләр. Уеннарда катнашып, бүләк җыю үзе ни тора! Аны, өйгә кайткач, кат-кат карыйлар. Сабыйларга шул мәзәге кызык, – ди ике бала анасы Светлана Шиһабиева.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү