Мошенниклар 4 ай эчендә 8,9 миллиард сумга «баеган»

8,9 миллиард сум! Идел буе төбәгендә яшәүчеләр дүрт ай эчендә мошенникларга әнә шулкадәр акча күчергән. Ил күләмендә алданучылар югалткан сумманың 14 проценты бу. Мошенниклар кулланган алымнарны ятлап бетердек кебек инде. Тик кисәтә торалар, алдана торабыз. Эш үзеңә килеп терәлгәч, уяулык кая югала?

Казанда яшәүче 87 яшьлек әби исә мошенникларга үз куллары белән 4 миллион сум чамасы акча тапшырган. Берничә көн дәвамында аңа ят номерлардан шалтыратканнар. Башта ул җавап биргән. Ахырда түземлеге беткән. Билгесез кеше аңа банктагы акчаcына куркыныч янавын, аны Украина Кораллы Көчләренә ярдәм итү өчен күчерергә җыенуларын хәбәр итә. Әби ышана һәм банктагы акчасын салдырып, үзенең ишегалдында таныш булмаган ир-атка 3 894 000 сум акча тапшыра. Алданганын бер атна узгач кына аңлый һәм полиция ишеген шакый.

Әлмәттә яшәүче 84 яшьлек әби исә мошенникларга ике сумка һәм ике тартма тутырып акча бирә: барлыгы 7,3 миллион сум! Аңа май башында шалтыраталар. Имеш, Тикшерү комитетыннан. Карчыкның банктагы акчасын мошенниклар урларга маташа, шуңа күрә аны куркынычсыз счетка күчерергә кирәк икән. Шул ук көнне әби иске кием кесәсенә 780 мең сум акча салып, аны яхшылап тегә дә урамда көтеп торган курьерга чыгарып бирә. Икенче көнне тагын шалтыраталар. Бу юлы инде ул әбинең акцияләрен сатарга маташуларын хәбәр итә. Әби, шул сүзгә ышанып, акцияләрен сата һәм шуннан кергән 6 миллион сум акчаны аяк киеме тартмасына салып, кабат мошенникларга тапшыра. Бу хәл тагын ике тапкыр кабатлана: 480 мең сум акчасыннан колак кага. Шуннан соң теге егет әбигә шалтыратып рәхмәт тә әйтә әле. Полициягә ул бер атнадан артык вакыт узгач кына бара.

Өлкәннәрне генә алдыйлар дип әйтер идең, чынлыкта алай түгел. Кулыннан телефонын төшермәгән, яңалыклардан хәбәрдар булырга тиешле яшьләрне дә төп башына утырталар. Түбән Камада яшәүче 26 яшьлек егеткә шалтыраткан мошенник үзен салым оешмасы хезмәткәре дип таныштырган. Ул аңа тиз арада НДФЛ белешмәсен тапшырырга кирәк булуын әйтә, телефонга килгән кодны сорый. Егет ул әйткәннәрне төгәл үтәп бара. Соңрак аңа Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси битен «ватулары» турында хәбәр килә. Егет алданганын шунда аңыша да инде. Мошенниклар аны 1,2 миллион сумга төп башына утырткан.

Кибераналитиклар җәйге каникул чорында мәктәп балалары арасында да мошенник корбаннары артырга мөмкин, дип фаразлый. Ялга да, телефонда утырырга да вакыт күбәя бит. Быелның биш аенда мәктәп балаларына килгән андый ялган шалтыратулар узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 30 процентка арткан. Мошенниклар балаларга күбрәк мәктәп исеменнән  алдап шалтыраткан.

– Соңгы арада мошенниклар үсмерләрнең социаль челтәрләрдәге аккаунтларын кулга төшерергә тырыша. Мәктәп баласына моның өчен яхшы гына акча тәкъдим итеп, аккаунтны сатып алырга телиләр, – ди RuStore компаниясенең мәгълүмат куркынычсызлыгы буенча директоры Дмитрий Морев. – Соңгы бер ел эчендә телефонга йөкләтелгән балалар уеннары саны да өч тапкыр артты. Мошенниклар, балалар арасында популяр телефон уеннарының ялган төрләрен уйлап табып, шуның аңа телефонга үтеп керә дә кешене төп башына утырта. Мондый хәлдән саклану өчен балаларга телефон уеннарын, ниндидер кушымталарны махсус, ышанычлы җирләрдән генә йөкләтергә кирәклеген аңлату зарур.

Әбигә дә, бәбигә дә уяу буласы, кыскасы. Хокук сакчылары, мошенник корбаны булмас өчен, гади генә кагыйдәләрне истә тотарга куша.

– таныш булмаган кешедән килгән теләсә кайсы хәбәрнең башта дөреслеген тикшерегез;

– билгесез зат белән телефоннан сөйләшкәндә аңа банкта, саклык счетында акчагыз барлыгын әйтмәгез;

– чит-ят кешегә телефонга килгән код-парольләрне, үзең турында шәхси мәгълүматны, онлайн банк, Дәүләт хезмәтләре порталындагы логин-парольләрне дә әйтергә ярамый.

– таныш булмаган кеше кушканнарны эшләгәнче, иң элек якыннарыгыз белән киңәшләшегез.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү