Ли Чжэ Мен Россияне яклый

Уңай нәтиҗәсен барыбыз да өзелеп көткән Россия–Украина диалогы көтмәгәндә тупикка килеп терәлде. Мәскәүдә дә, Киевта да июнь ахырына ук ике ил лидерларының Трамп катнашындагы очрашуы якында мөмкин дигән хәбәрләр таратылса да, Трамп белән телефон сөйләшүеннән соң, Путин «Кем террорчылар белән сөйләшүләр алып барсын?» – дип белдерде.

Бу утны туктату турындагы килешүнең билгесез вакытка артка чигерелүен аңлата. Шулай да Мәскәү алдагы сөйләшүләрнең файдалы булуын билгеләп үтә. Сәясәт – динамик нәрсә, вазгыятьнең бөтенләй көтелмәгән якка тиз үзгәрүе дә ихтимал. Өметне югалтмыйбыз, уңай үзгәрешләр сезоны башланыр дип көтәбез.

Вазгыятьнең сәгате белән үк тиз чайкалуын, Трампның Путин белән телефон элемтәсеннән соң, үз социаль челтәре «Truth Social»да элгән постларын яшен тизлегендә алыштыруыннан да күрә алабыз. Башта ул Путин белән әңгәмәсе хакында Кремль позициясен хуплаган пост элгән иде. Әмма аны бик тиз алып ташлады һәм аны «The Washington Post»ның «Путинны тынычлыкка басым ясап мәҗбүр итәргә» кирәклеге хакындагы язмасына репостлады. Озак та тормый янә беренче постны элеп куйды. Трампның ихтыяры чикләнүен, Ак йортта ук аңа басым ясалуын раслый бу күренеш.

Көтмәгәндә дипломатик фронтта Россиянең уйламаган бер аркадашы артты. Моңарчы Мәскәүгә каршы коалициядә катнашып килгән Көньяк Корея үз мөнәсәбәтендә текә борылыш ясады. Анда яңа гына Президент сайлавы булып үтте һәм оппозиция лидеры Ли Чжэ Мен җиңде. Яңа лидер: «Россияне хәрби хәрәкәтләр башларга Зеленский этәрде, чөнки аның сәясәт һәм дипломатия өлкәсендә белеме юк», – дигән белдерү ясады, Төньяк Корея һәм Россия белән сөйләшүләр алып барырга, санкцияләрне алырга чакырды.

Сәясәтчеләрнең кәефе тиз үзгәрә, алардан да бигрәк икътисадый вазгыять алышына. Соңгысы планета буйлап тискәре якка авыша. Шул исәптән Россия икътисады да түбәнгә шуа. Рәсми хәбәрләр арасында да стагнациянең рецессиягә әверелеп баруы турында сүзләр ишәя. Чимал тармаклары гына түгел, халык куллануы товарлары җитештерә торган сәнәгать тә авыр хәлдә. Җиңел автомобильләр җитештерү кискен кими, авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчеләр банкротлык хәлендә, хезмәт хаклары узышудан туктый…

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү