Глобаль капитализм үзен нигезеннән җимерә торган тетрәнүләр дәверенә кереп бара. «Ватаным Татарстан» бу тетрәнүләрнең төп контурларын күптәннән фаразлап һәм шәрехләп килә инде. Мәшһүр спекулянт, байлык туплау турында бестселлерлар автор Роберт Кийосаки үткән атнада тагын шомлы фараз белән уртаклашты: «Быел җәйдә фонд базары тарихында иң зур җимерелү көтелә», – диде. Кийосаки андый фаразларны квартал саен диярлек даими ясап тора, шуңа күрә аңа игътибар итмәскә дә була. Шулай да аның бер киңәшен тоту урынлы: ул көмеш сатып алырга киңәш итә. Көмеш әлегә чагыштырмача арзан, ләкин валюталар түнтәрелеше башлангач, үз кыйммәтен саклап калырга сәләтле сирәк активларның берсе.
Гадәти спекулянтлар сүзенә колак салмасаң да, зур держава лидеры Трампның уфтануы сискәндерә. АКШның 47 нче Президенты командасында Маск китүгә зур ярык пәйда булды. Беренче срогында Трамп үз командасы белән тәмам талашып беткән, аркадашлары аңа хыянәт итеп, каршы як лагерьга күчкән иде. Шуңа күрә ул яңа срокта элекке командадан беркемне дә алмады. Яңа администрация белән дә тарих кабатланырга охшаган. Маск бүген Трамп кабул иткән карарларны эттән алып эткә салып сүгә. Трампның Конгресска керткән закон проектын: «Америка халкы өчен бурыч коллыгы», – дип атады. Американы «яңадан бөек итәргә» вәгъдә биргән, тарихта күрелмәгән тарифлар авторы исә нишәргә дә белми. Барлык аналитиклар диярлек беравыздан тариф сәясәтенең барыннан да бигрәк Америкага каты сугуын билгеләп үтә. АКШның дәүләт әҗәтләре векторы текә күтәрелештә. Ул шундый күтәрелештә: җыелган бурыч инде астрономик суммада. Лидер исә яңа әҗәтләр җыюдан башка юл күрми. Ул «әҗәтләр түшәме» дип аталган югары чикне алып ташларга чакыра. «Икътисадый катастрофаны булдырмау өчен, дәүләт әҗәтен чикләүдән тулысынча баш тартырга», – дигән ачыргаланулы аваз салды. Икътисад фаҗигасенең төп сәбәбе нәкъ шул процентлы бурычлар бит инде. Шуңа күрә Трамп авазы СПИДны туберкулез белән дәваларга чакыруны хәтерләтә.
Гигант бурычлар фонында Трамп администрациясе хәрби чыгымнарны арттырырга мәҗбүр. Трамп «алтын гөмбәз» дип аталган ракета һөҗүмнәреннән саклану системасы проектын өстәлгә чыгарып салды. Бу – СССРны таркатканда, Рейган кулланган «йолдыз сугышлары» программасының яңа варианты. Якындагы елларга аның өчен якынча 175 миллиард доллар акча кирәк булачак. Нәтиҗәлелеге шикле булган ул проектны Трамп башка дәүләтләргә дә сатмакчы. Әлегә японнар кызыксыну белдерде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat