Тармакны автоматлаштыру агроном, мал табибы кебек белгечләрне җирдән ераклаштыра. Сөтне җитештерү генә җитми, эшкәртүгә дә зур игътибар кирәк. Бу көннәрдә Казанда узган илкүләм сөт конгрессында әнә шул һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.
Илкүләм Сөт конгрессының нәкъ менә Татарстанда узуының очраклы булмавын Россиянең Сөт берлеге директоры Людмила Маницкая да билгеләп үтте. Сөт җитештерү күләме буенча республика Россиядә беренче урында тора бит. Узган ел Татарстанда 2,2 млн тоннадан артык сөт җитештерелгән. Бу – илдәге гомуми күләмнең 6,7 проценты. Соңгы биш елда гына да авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермерларда сөт җитештерү күләме 30 процентка арткан.
– 2024 елда сөткә яхшы бәя тору фермалар һәм комплекслар төзергә мөмкинлек бирде. Соңгы 6 елда 65 мең сыерга исәпләнгән 98 сөт комплексы сафка басты. Тагын 16 мең сыер сыйдырышлы 25 инвестпроект буенча эшләр бара, – диде Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов.
Ашар өчен эшлибез. Шуңа күрә җитәкче сөт бәяләренә дә тукталып узды. Министр урынбасары сүзләренчә, әлеге вакытта авыл хуҗалыгы предприятиеләре сөтне уртача 39 сум 94 тиенгә сата. Бу – узган ел белән чагыштырганда 5 сум 87 тиенгә күбрәк дигән сүз. Ә ел башыннан караганда, бәя якынча 2 сумга төшкән. Шәхси хуҗалыкларда да шундыйрак хәл. Әлеге вакытта республикада уртача хак 33 сум 98 тиен тирәсендә тирбәлә. Ай башыннан 1,50 сумга кимегән.
– Авыл хуҗалыгында сөтчелек юнәлеше бик кызыклы. Шул ук вакытта сөтне сатып алу бәяләренең сезонлы үзгәреп торуы һәм үзкыйммәте арту инвестиция проектларын тормышка ашыруда авырлык тудыра. Ләкин без җитештерүне генә түгел, ә эшкәртүне дә үстерергә тиеш. Эшкәртүне арттырмаган очракта, чамадан тыш җитештерүгә, сөт сатып алу бәяләре кимүгә китерергә мөмкин, – диде Ленар Гарипов.
Аның сүзләренчә, һәр көнне Татарстан предприятиеләре 4,5 мең тонна сөт эшкәртә. Узган ел сөт ризыгын җитештерү – 103, сыр – 110, ә эшкәртелгән сөт 105,2 процентка арткан. Шул ук вакытта атланмай – 11,8, әчкелтем сөт продукциясе 5,2 процентка кимегән.
– Бүген күпчелек сөт предприятиеләре продукцияне яңарту, күбрәк эшләп чыгару һәм җитештерү нәтиҗәлелеген арттыру өчен тырыша. Алар алдында тәүлегенә 6 мең тонна сөт эшкәртү бурычы куелды, – диде Ленар Гарипов.
Чарада тармактагы авырлыклар турында да сөйләштеләр. Билгеле булганча, узган елның 1 мартыннан эре мөгезле терлекләрнең исәбен алып бару һәм сатыла торган сөтне контрольдә тоту өчен «Хорриот» системасы эшли башлады. Тик барлык мәгълүматны системага кертеп бару күпләрдә канәгатьсезлек тудырган иде. Мәскәү кунакларына күпчелекнең фикерен «Актаныш» агрофирмасы Рамил Вәлиев җиткерде.
– Агрономнарны җирдән тартып алдылар. Ул хәзер үз профессиясе буенча эшләми. Бүген аның төп бурычы – мәгълүматлар кертү һәм документларны теркәү, – дип сүз алды ул залдан.
Хуҗалык җитәкчесе сүзләренчә, яңа система барлыкка килгәннән соң бюрократик эшләрне башкарыр өчен өстәмә кешеләр ялларга туры килә. Ә бу – өстәмә чыгым дигән сүз. Аның кешесен дә эзләп табасы бар бит әле.
– Эре холдинглар моны булдыра ала, ә безнең ишеләр – юк. Моннан тыш, электрон система операторлары шәхси компанияләр булып санала, ә ветеринария хезмәтләре «акча җыю урыны» булып калды. «Һәр исәп-хисап өчен – түлә!» Әгәр алга таба да шулай дәвам итсә, вак фермерларны бөтенләй бетерәчәкбез, – диде Рамил Вәлиев.
Аның фикеренчә, элек исәп-хисапны пенсия яшендәге бер апа гына алып барган, аңа да карамастан, мондый куркыныч авырулар да булмаган.
– Нинди генә учет алып бармыйбыз, нинди генә препаратлар сатып алмыйбыз – берни дә булышмый бит. Терлекләр һаман авырый, – дип сүзен тәмамлады ул.
Җавапны Россельхознадзор җитәкчесе киңәшчесе, «ВетИС» мәгълүмати комплексын уйлап тапкан Николай Власов бирергә тырышып карады. Ләкин аның сүзләре җир кешесенең күңеленә ятарлыкмы? Николай Власов фикеренчә, белемле аграрийлар система белән үзләре үк аңлап эш итәргә тиеш. Әгәр юк икән инде, хезмәт өчен түләргә туры киләчәк.
– Сез бит паспорт, нотариус белешмәләре өчен акча түлисез. Ә ни өчен әле алар бушлай эшләргә тиеш? – дип җаваплады түрә.
Аның фикеренчә, әлеге система эшли башлагач, фальсификат кимегән. Кыскасы, артка таба юл булмаячак. Фермер, вак хуҗалыкларга моны кабул итеп, эшләргә генә өйрәнергә һәм билләрне кысыбрак буарга туры киләчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat