Пензада яшьләрне спортка тарту һәм моның өчен шартлар булдыру турында сөйләштеләр. Биредә Идел буе федераль округы төбәкләре дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышы узды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узган чарада яшьләрне гаилә тормышына әзерләү турында да сөйләштеләр.
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев Владимир Путин куйган бурычны искә төшерде: спорт белән даими шөгыльләнүче халык санын 70 процентка җиткерәсе бар.
Татарстанда бу юнәлештә ниләр эшләнә? Хәзерге вакытта республикада 127 төбәк спорт федерациясе, 1375 мәктәп һәм 100 ләп студентлар спорт клубы бар, 164 спорт мәктәбе эшли, шуларның 27 се «Олимпия резервы» дәрәҗәсенә ия. Республиканың спорт мәктәпләрендә 90 меңнән артык яшь спортчы шөгыльләнә.
Татарстан – спорт объектлары белән иң нык тәэмин ителгән төбәкләрнең берсе. Республикада 12 меңнән артык спорт корылмасы эшли. Татарстанда 2,4 миллионнан артык кеше, ягъни халыкның 65,8 проценты даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә. Бу – округ буенча уртача күрсәткечтән югарырак.
Фәрит Мөхәммәтшин очрашуда катнашучыларны Мәктәп волейбол лигасы проектына аерым игътибар бирергә һәм аны Идел буе төбәкләрендә популярлаштыру турында уйланырга чакырды.
– Татарстанда спортның күп төрләре үсеш алган, безнең спортчылар ил буенча призлы урыннарга лаек була, – дип сөйләде Татарстан парламенты башлыгы. – Әмма мин волейболга аеруча игътибар итүегезне сорар идем. Мәктәп волейбол лигасы бүген Татарстанның 35 меңнән артык укучысын берләштерә, алар сыйныф, мәктәп өчен уйный, район өчен көрәшә, шул рәвешле, чын патриот булып үсәләр.
Бу тәкъдимне Идел буе закон чыгаручылары да хуплады.
Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзасы Артем Сидоров республикада милли спорт төрләре үсешенә аерып тукталды.
– Без биредә спортның милли төрләрен үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштык һәм кайбер нәтиҗәләргә килдек. Төбәкләр арасында тәҗрибә алмашуны киңәйтергә, төзүчеләрне спортның милли төрләре өчен мәйданчыкларны төзекләндерүгә җәлеп итәргә, районнар белән эшне җайга салырга кирәк. Һәр районда милли спорт төрләрен үстерү өчен шартлар тудырырга, һәр спорт төренең паспорты булдырылырга һәм инвентарь сатып алынырга тиеш, – диде Артем Сидоров, милли спорт төрләренең яшьләр арасында популяр булуын ассызыклап.
Татарстан һәм Башкортстан дуслыгы
Татарстан һәм Башкортстан парламентлары арасындагы элемтәләрне ныгытырга һәм киңәйтергә кирәк. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтае Рәисе Константин Толкачев, Пензада очрашып, әнә шул хакта сөйләштеләр. Әлеге ике республика парламентлары инде электән хезмәттәшлек итә, парламентара хезмәттәшлекнең барлык өлкәләрен җайга сала торган берничә килешү һәм беркетмә төзелгән. Фәрит Мөхәммәтшин һәм Константин Толкачев Татарстан Дәүләт Советы һәм Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтае арасында имзаланган парламентара хезмәттәшлек турындагы Килешүне гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым тукталдылар, хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен үстерергә әзер булуларын әйттеләр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat