Кукмара районы Мәчкәрә авылындагы яңартылган тарихи мәчетендә Корбан гаете вәгазе узды. Мәчкәрәнең беренче Җәмигъ мәчетендә 2022 елның мартында төзекләндерү эшләре башланган иде, һәм өч ел дәвам иткән реставрация эшләреннән соң, ул ишекләрен ачты. Әлеге тарихи вакыйгада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Бәйрәм вәгазен Татарстан Республикасының мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укый. Ул вәгазен Мәчкәрә авылы мәчетенә нигез салучы Габдулла Үтәмешев турында сөйләүдән башлады.
«Бүген без бәйрәмне яңартылган тарихи мәчеттә каршылыйбыз. Аны 1791 елда иң бай татар сәүдәгәрләренең берсе Габдулла Үтәмешев үз акчасына салдыра. Габдулла Үтәмешев — безнең өчен искиткеч үрнәк! Тирә-юньдә аның байлыгына да, юмартлыгына да тиңнәр булмаган. Бу шәхес Россиянең төрле почмакларында 150 мәчет салдырган», – диде ул.
«ТНВ» каналы Корбаен гаете намазы һәм вәгазен туры трансляциядә күрсәтә. Онлайн-трансляцияне «ТНВ Татарстан» һәм «ТНВ Планета» телеканалларында, шулай ук Вконтакте социаль челтәрендәге рәсми төркемдә карап була.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat