Бөгелмәдә 40 мең гектардан артык мәйданга төрле культура чәчү эшләрен төгәлләгәннәр

Бөгелмә районы игенчеләре чәчү кампаниясен төгәлләде. Район кырларында бөртекле, техник һәм азык культуралары 40 471 гектарда чәчелгән. Хәзер терлек азыгы әзерләүгә керешкәннәр — күпьеллык үләннәрне печәнгә һәм сенажга чаба башлаганнар. Бу хакта «Бөгелмә авазы» яза.

Чәчү кампаниясенә 145 трактор, 33 чәчү комплексы, 56 универсаль чәчкеч, 54 культиватор, 35 тырмалау агрегаты җәлеп ителгән. Белгечләр ике сменада эшләгән.

«Авыл хуҗалыгы предприятиеләре чәчүлекләрне чүп үләннәренә, корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртәләр. 37 мең гектар җир эшкәртелде инде», — дип сөйләде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илдар Исмәгыйлев.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү