Әби-бабай көтә…ме?

Элек, җәй җиттеме, авыл тутырып оныклар кайтып төшә иде. Әби-бабайлар өч ай буе шулар белән мәш килә… Хәзер оныклар авылга кайтырга ашкына, ә әби-бабайлар аларны көтеп торамы икән? Әти-әниләр балаларын кайда ял иттерү яклы?

Гүзәл Идрисова-Баһавиева, Татарстанның атказанган аристы:

– Безнең балаларга ял бик тими. Әмма шулай да, чиратлап булса да, каядыр җибәрәбез. Әле менә Рамил улыбыз спорт лагерена 20 көнгә китте. Телефоннарын алып куялар, ахры. Элемтәгә көнгә бер генә чыга. Камил белән Марсельне гел чараларга чакырып торалар. Әле бу көннәрдә дә балалар Сабан туенда эшлиләр. Шулай ук безнең белән дә бәйрәмнәрдә чыгыш ясаячаклар. Сабан туйлары узгач, өчесен дә авылда калдырырга дип торабыз. Әмма әнине дә уйлыйм. Ике кыз үстергән кешегә өч малайны тыңлату җиңел түгел. Үзебез ял итеп, әнине азаплыйсы килми. Шуңа күрә, күп дигәндә, ике атнага калдырырмын дип торам. Аннары улларым «Сәләт»кә китә. Өчесе дә «Җисем» дип аталган юнәлештә булачак. Камилнең аранжировкага, Рамилнең сөйләм осталыгына өйрәнәсе килә. Марсель дә абыйлары кебек иҗатны бик ярата. Ял файдалы да булсын, дибез. Хәзерге балалар бүтән төрле бит. Алар су буенда коенып ятуны белми, каядыр аквапаркка алып барырга, сауна-бассейннарга йөртергә кирәк.

Зөһрә Гайнетдинова (Кукмара):

– Кечкенә чакларында оныклар бездән китмәде дә инде. Алар гына түгел, бөтен урам баласы безнең капка төбендә булыр иде. Ирем, шул сабыйлар уйнасын дип, ком алып кайтып аудара иде. Аннары бездә каз, үрдәк бәбкәләре күп булды. Шуларны тотып карар өчен күрше урамнан да киләләр иде. Хәзер инде авылларда капка төбенә чыгып уен уйнаучы бала юк. Бөтенесе телефонда утыра. Аларны ачуланып та булмый, үзебез дә шунда бит. Әмма балалар кайткач, әзрәк тәртипләнәбез : бөтенебез телефоннардан ял итә. Тәмле камыр ризыклары пешереп сыйлыйм. Оныкларның күбесе зур инде. Кечкенәләре – дүртәү.

 Ләйсән Шәрифуллина (Мамадыш):

– Өч баламны да авылга кайтардым инде. Иң яхшы ял – әби белән бабай янында. Балалар анда булгач, үзебез дә җомга эштән соң кайтып китәбез, дүшәмбе иртән генә киләбез. Атнага 4 көн бездән башка торалар. Әти белән әни оныкларының яннарында булуына сөенеп кенә тора. Әти ике улымны бөтен эшкә өйрәтеп үстерә. Әни дә тик тотмый. Шөкер, безнекеләр чүбен дә утый, сарыгын да көтә, үрдәк-тавыкларны да карарга булыша. Эш рәтен белеп үссеннәр, дим. Без болай да аларны гел иркәләп торабыз…

Сиринә Хәкимова (Арча районы):

– Биш оныгыбыз бар. Шуның өчесе җәйге чорда эшкә урнашты. Авылга бик озакка кайта алмыйлар. Икесе бик кечкенә әле. Зур оныклар кечкенә вакытта бездә тордылар инде. Бабайлары белән бергә үстердек. Ул чакта әле телефоннарның болай таралган вакыты түгел иде. Иртән уятып болынга алып китәбез. Табигать кочагында утырып ашыйбыз. Шуны бик яраталар иде. Кояш катырак кыздыра башлауга, су керә идек. Бабалары өчесен дә машина йөртергә дә өйрәтте. Һәр елны зур үсеп китәрләр иде. Шөкер, бик рәхмәтле булып буй җиттеләр. Хәзер үзебезне кая гына йөртмиләр.

Алсу Бильданова (Казан):

–  Ирем белән өч бала үстерәбез. Гаиләдә балаларга карата үз кагыйдәләребез, таләпләребез бар. Әнә шуңа да олы балабызны бик озакка яныбыздан җибәрмибез. Әти-әниебезгә рәхмәт, алар, мин ял итсен дип, гел кызыбызны үзләренә алып кайтып торалар. Без инде аңа бераз булса да эш кушкаларга әйтәбез. Шөкер, ул аны камыр ризыклары пешерергә дә өйрәтә. Биш кенә яшендә булса да, кызыбыз токмач кисә белә, идәннәр дә юа. Әле безнең карт әби-бабайларыбыз да исән-сау. Алар да оныкларын бик ярата. Берәү дә берни тыймый, ачуланучы да юк. Шуңа күрә әби-бабайлар яныннан килгәч, Сәйдәгә авыррак. Ул анда игътибарга ияләнгән була, ә шәһәрдә кечкенә сеңлесе, энесе бар. Аннан соң, авылда без тыйган баллы ризыклар, телефон да рөхсәт ителә. Баламның баласы балдан татлы, диләр бит, шуңа күрә әти-әниебез аларга ирек бирә. Ярдәм итәр кеше булу бик яхшы, ләкин балаларны гел-гел әби-бабайга карату дөрес түгел дип уйлыйм. Әти-әнинең үзләренә дә ярдәм итәргә кирәк.

Марсель Хәйруллин (Зәй):

– Оныкларымны шулкадәр яратам. Биш малай алар. Олы кызым Мәскәүдә яшәгәч, еш кайта алмый. Кечесенең ике улы бездә инде. Үзләре дә «бабай» дип өзелеп тора. Шуларның тәмле телләренә эрим дә китәм инде. Малайларның кул арасына керүләре бик сөендерә. Эшләп үссеннәр, дибез инде. Хәзер бит заманасы башка. Мәктәптә дә эшләтмиләр, әти-әниләре дә кызгана шуларны. Үзләрен ничек эшләткәнне онытканнар. Ярый әле кияүләр дә сүз әйтми, «Бабай сиңа тапшырган инде», – диләр. Мин дә җаен таптым инде: эш эшләгәч, күңелләрен күрәм.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү