«Җиргә үз аякларың белән басып йөрүгә ни җитә!»

Бу сынау юкка бирелмәде! Сабада яшәүче Гүзәл Шәрифуллина плитә астында калып имгәнгәннән соң, кабат аягына басып йөрергә өйрәнә. Үзенә килгән сынау башкаларны аңларга да ярдәм итә. 

– Мәктәп тәмамлап, Казанда укып кайткач, мине җирле телевидениегә эшкә чакырдылар. Ачылган чагы гына. Чаллыдан бер егет килеп, безнекеләрне эшкә өйрәтеп йөри икән. Илдар белән шунда күрештек. Шул очрашу безне гомерлеккә бергә итте, – дип искә ала яшь чакларын Гүзәл. – Бер елга якын очрашып йөргәч, без гаилә кордык. Бәхетебезне тулыландырып, кызыбыз Камилә туды. Илдарым бик җайлы кеше булып чыкты. Мин хатын-кыз бәхетенең нәрсә икәнен аңлап яшим. Ул миңа беркайчан да авыр сүз әйтмәде.

Ир белән хатын яшьли гаилә корса да, тормышның кадерен, әти-әни хакын хаклап яши беләләр. Тормыштагы һәр сынау аларның гаиләсен тагын да берләштергән һәм ныгыткан.

– 2013 елда иремне әйтерсең сүтеп җыйдылар, – дип искә ала Гүзәл. – Ул көнне мин туганнарым белән ял итәргә киттем. Илдар безне автобуска кадәр озатып куйды. Кайтыр юлда авариягә очраган. Тозлы күлгә барып кына җиттек, ирем шалтырата. «Минем документларым кайда икән, бераз имгәндем», – ди. Борчылмаска куша. Тавышы да көр чыга. Документларның урынын әйткәч, сөйләшү бетте. Үзем шалтыраткан идем, Илдар җавап бирмәде. Күңелгә борчу керде. Ниһаять, җавап бирделәр. Әмма телефонны башка кеше алды. Ул Илдарның хәле бик авыр булганын, аны Казанга күчерергә җыенганнарын әйтте. Безне ялга алып килгән автобусны табып, шуңа утырып, кире кайтып киттем. Илдарның кабыргалары сынып, үпкәсенә кергән иде. Имгәнмәгән җире калмаган. Казан табибларына рәхмәт, алар иремне коткарып калды.

Берничә ел элек Гүзәлнең үзенә дә операция өстәленә ятарга, яңадан йөрергә өйрәнергә туры килә.

– Без өйдә ремонт ясый башлаган идек. 2021 елның 24 декабрендә булды бу хәл. Иптәш кызлар белән Сүлә дигән авылга барырга җыенып йөрдек. Башта беребез: «Бара алмыйм», – диде, аннан икенчебезнең эше килеп чыкты. Инде берүзем кышкы салкында юлга кузгалам дигәндә генә, авыл мулласы бүген килеп йөрмәскә кушты. Язмагандыр инде, дидек тә ремонт эшенә тотындык. Илдар эштән кайтканчы, әни белән обойларны куптарырга иде исәп. Шунда өстемә берьюлы 11 плитә ауды. Әни нишләргә белми. Кычкырып елый ук башлады. Ул чакта инде исән калмам дигән идем. Плитәләрнең авырлыгына чыдарлык түгел. Авыртуга түзә алмыйча кычкырганым бөтен урамга ишетелгәндер, – дип искә ала Гүзәл. – Яшәү көче җиңде. Шул арада Илдар килеп керде. Йөзе ап-ак кәгазь бите төсле иде. Әни белән Илдар плитәләрне кузгата алдылармы, әллә үземә ниндидер көч кереп киттеме, мин астан шуышып чыга алдым.

Шул арада ире Илдарның аягы плитә астында кала. Моны күргән Гүзәл иренә ярдәмгә килә. Берничә минуттан хәле китеп, идәнгә егыла.

– Ашыгыч ярдәм килеп, көчле укол салгач кына, бераз тынычландым. Район хастаханәсендә бик озак тикшерделәр. Урыннан кузгалмыйча, 4–5 ай ятасы була, диделәр, – ди Гүзәл. – Дусларым Казан белгечләренә күренергә үгетләде. Табиб та табып куйганнар. Минем исә яткан җиремнән кузгаласым килми. Әмма тешне кысып, юлга чыктык.

Кайчандыр ире Илдарны башкала хастаханәсендә Гүзәл көткән булса, аның үзен, Чаллыдан ук килеп җитеп, Миңнегөл әнисе каршы ала.

– Әнине күргәч, эчемә җылы керде. Мин аңа бик ышана идем. Ул янәшәмдә булганда, аякка басасымны аңладым. Операция 7 сәгать дәвам итте. Икенче көнне үк аякка бастырдылар. Тик мин генә йөри алмадым. Яңадан атлап китүләре җиңел булмады. Каенанама рәхмәт, ул мине сабый баладай карады, тәрбияләде. Шул палатада ятканда мин ана белән бала арасындагы хисләрне аңладым. Янымдагы әбиләргә булган мөнәсәбәтләр дә уйланырга мәҗбүр итте. Әнине мин тагын да ныграк ярата башладым, – ди Гүзәл. – 14 көн урын өстендә яттым. Менә шул чакта башыма ни генә килмәде. Гомере буе йөри алмаган бала караучы әниләрне жәлләдем. Миңа әле табиблар өмет биргән иде. Ә бит аларныкы гомерләре буе ятып кына тора. Тормышның кыйммәте тагын да артты. Атлап йөрүнең кадерен белдем. Хәзер мин тик тормыйм. Тәүлекнең сигез сәгатен эшлим, сигезен йоклыйм, сигезен йөреп торам. Кая чакырсалар шунда барам. Җиргә үз аякларың белән басып йөрүгә ни җитә! Өстеңә плитә төшкәндә, фәрештәләр канатын җәйгәндер, диючеләр күп. Мин ышанам. Яхшы эшләрне күбрәк эшләргә, кешеләрне сөендереп яшәргә кирәк.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү