Син кирәк…

Ялгызлыкның аның теләп алынганы гына рәхәт. Мәҗбүри килгәне һәрвакыт күңелне кырып тора, кайчагында кимсендерә дә. Бу егет тә үзен ялгыз хис итә. Тормышы бик зарланырлык түгел, яраткан эше бар, фатиры, машинасы… Акчага да артык мохтаҗлык кичерми. Тик яше утыздан узса да, йөргән кызы юк. Холкы да начар түгел үзенең. Була бит инде шундый очраклар, кеше үзенең күңеленә яткан ярны таба алмый җәфалана. Моның да хәлләр шундыйрак инде.

Ул көнне дә ялгызы гына уяна. Ваннага кереп юынып-кырынып чыга. Башында бары тик бер сүз бөтерелә:

– Шулай ялгыз калырмынмы икән инде… Гомер буена…

Бүтән вакытларда бу тиклем үк үзәгенә үтеп әрнеткәне булмаса да, ялгызлык тойгысы ул көнне аеруча нык котырына. Теләр-теләмәс кенә иртәнге чәен чөмереп, якындагы паркка китә бу. Тик анда да бернинди кызык таба алмый. Үзеңне ялгыз итеп тойганда, дөнья бикләнгән кебек була бит ул, син – бер параллельдә, бүтәннәр икенчесендә шикелле. Күрәсең, ишетәсең, тик бәйләнешкә кереп, аралаша алмыйсың. Бу да шулай каңгырып йөри дә эскәмияләрнең берсенә барып утыра.

Озак кына утырып та тынгы таба алмагач, дөньяны күрмәскә теләгәндәй күзләрен йома. Шул арада хыял уйнатып та ала әле. Күзләрен ачканда, янында бер чибәр кыз утырыр шикелле тоела. Сөйләшеп китәрләр, сүзләре берегер, дуслашырлар, гашыйк булышырлар кебек була. Әмма ничә генә тапкыр күзләрен ачып караса да, янында беркем юк. Аптырап, телефонына каплана бу. Китап укырга тотына. Әйбәт кенә әсәр туры килә, озак кына укый. Күзләре аргач, телефонын кесәсенә тыга да җайлабрак утырып оеп китә. Йокыга тала.

Өндәге хыялы төшендә дә кабатлана. Моның янына бер кыз килеп утыра. Башта телефонында актарына, егет ягына карап-карап ала. Аннан соң ипләп кенә сорый:

– Хәлегез ничек сезнең? Авырып китмәдегезме?

Егет моның төш икәнен аңлый бит инде, шуңа моңсу гына елмаеп, башын селкергә итә дә уянып китә. Күзләрен ача һәм көтелмәгән хәлдән авызы да ачыла. Янында чынлап та чибәр генә кыз утыра. Һәм ул чынлап та сорый:

– Ярдәм кирәкмиме сезгә?

Тавышы да матур. Үзе дә соклангыч. Егет, ачкан авызын ябарга кирәклеген уйлап, нәрсәдер әйтергә маташа, тик берни дә килеп чыкмый. Ә кыз моны үзенчә аңлап, телефонына үрелә:

– Хәзер ашыгыч ярдәм чакырам…

– Юк, – дип аның кулыннан эләктерә егет, – ашыгыч ярдәм кирәкми.

Кыз бер мәлгә аптырабрак кала һәм егетнең хәле мөшкелрәк икәнен чамалап сорарга мәҗбүр була:

– Нәрсә кирәк соң?

– Сез кирәк… – дип елмаерга тырыша егет, үзенең кыюлыгына үзе аптырап һәм өстәп куя. – Чыгыгыз миңа кияүгә.

Кыз кычкырып көлеп җибәрә. Китәргә дип урыныннан тора. Тик ниндидер көч җибәрми кала. Егет тә елмая:

– Бүген үк түгел…

– Кайчан? – ди кыз үзе дә сизмәстән.

– Өч айдан.

Мин бер әсәрдә бәлки кулланырмын дип, гадәттән тыш хәл-вакыйгаларны җыя идем. Шунда сөйләделәр. Ышанмадым. Бу күренешнең каһарманнары белән очрашкач кына ышанырга мәҗбүр булдым. Әле алар нәкъ өч айдан соң өйләнешкәннәр дә икән. Хәзер бик матур яшәп яталар, ике бала үстерәләр. Адәм ышанмаслык хәлләр, бер карасаң, адым саен икән ул. Могҗиза булсын өчен таулар күчерү дә, тылсымлы сүзләр әйтү дә кирәк түгел, кайчагында паркка чыгып утыру да җитә бугай. Бер карасаң, безнең гомер – үзе дә бер могҗиза бит инде…

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү