Менә шундый печән өсте

Берәр җирдә моточалгы тавышын ишетсәк яки берәрсенең печән чапканын күрсәк, башка елны бу вакытта: «Үләм, печән өсте җиттемени инде?!» – дип аптырый идек. Быел алай әйтерлек тә булмады. Бәрәңге утыртудан туры печән басуларына гына күчте сала халкы. Яз иртә килеп, печән өлгергәнгә, печәнле ел булганга түгел.

Киресенчә, күп басуларда уңышы елдагыдан чигенке дә булды әле. Авыл кешесе теләгәнчә үсеп өлгерә алмады. Дымы да, җылысы да булып, шәпләп үсә башлаган чорда көтәр чама калмады. Гомер күрелмәгәнчә тузганаклар үрчеп (аларга фәкать бер-ике ел элек кенә чәчелгән, көчле, куәтле җирләр генә бирешмәде, ә калган мәйданнарда үләннәр баш калкытканчы кинәнеп чәчәк аттылар), санаулы көн эчендә орлык өлгертеп, сабаклары да шактый юанайды. Аларны киптереп булмасын аңлаган акыллы кешеләр шунда ук чабып-ташып түкте, кемнәрдер черетергә дип өеп куйды. Кечерәк участокларда болай эшләп булса да, егермешәр сутыйлы җирнең тузганагын ташып түгү өчен бик зур көч кирәк булачак иде.

Көннәр шактый кызу, җилле – кипми калмаслар дип өметләндек. Табигать ул көннәрдә авыл кешесе файдасына эшләде. Әнә шул һава торышына ышанып,  беренче кат печәнгә дәррәү керештек тә инде быел. Күптән болай бергә эшләгән юк иде. Бакчалар бер тирәдә, тезелеп киткән булса да, кемдер печәне калынайсын ди, кемдер Сабан туйлары үткәнен, кемдер балалары кайтканын көтә, һәркем үз көенә эшли иде. Шул сәбәпле, берәү җыйнап алганда, икенчеләре яңа чаптыра. Ә быел… бөтен кеше печәнен бер көнне чаптырды, бер көнне җыйнап алды дисәм дә, арттыру булмас. Күрше Салавычта җирләре булган туганым көлдерә: «Без хәтта печән җирендә кемнәр эшләгәнен дә белеп бетерми калдык. Рәттән бер кешенекен калдырмыйча, чапканнар, таратканнар, әйләндергәннәр, теземгә салганнар… Рулонлаткач кына кемнәр эшләгәнен белештек». Безнең печән җирләрендә дә шул ук хәл булды… Белми калганнарга печән җире буенча күршеләр шалтыратты, үзенекен эшләткәндә калдыртмады.

Болай каударлану сәбәпсез түгел иде. Интернет челтәрендә мондый коры көннәр санаулы гына була, аннан соң тоташ яңгырлар китәчәк дигән хәбәрләр таралды. Болай да кибә-кипми дип торган тузганак сабаклары яңгырга да эләксә… аларны инде җыештырып түгәсе генә кала иде. Дөрес, яңгыр турындагы хәбәр һәркемдә төрлечә булды. Синоптикларга нәрсә: алар әле генә кояш куя, шул арада яңгырга да әйләндерә. Алар куйган хәбәрләргә карап, нишләргә, төгәлрәге, печәнен нишләтергә белми аптырады халык. Хәтта гомер буе колхозда печән эшендә йөргәннәр дә ни дияргә белмәде. Әмма шулай да, кайсы кичкә, кайсы төнгә яңгыр күрсәткән көнне бөтен кеше дә печәнен ташып бетерде. Хәтта чиле-пешлесен дә төяп кайттык. Корырагын печәнлеккә менгердек, юешен ишегалды-лапасларда калдырдык. Төнлә яңгыр сибәләсә дә, икенче көнне төш алдыннан кояш чыгып, җил күтәрелеп, әнә шул печәнне дә киптереп өярлек мөмкинлек бирде.

Үләнен чабып аткач ук, бөтен теземнәрнең ап-ак мамыкка әйләнгәнен күреп, «Быел карлы печән ашатабыз икән», – диешкән идек. Кемнәрдер: «Оны да үзендә», – дип шаяртты. «Витаминлы печән бит ул. Бөтен җирдә тузганакның файдасы турында язалар, орлыгын әнә дәвалау өчен дип тә саталар, орлыкка заказ биргәндә үзем күрдем», – диюче дә булды.

Басуда печән төягән чакта көчле җил чыкты. Сәнәк-тырма белән кагылган саен мамык бураннары ургылды… Авыз ача, сулый торган да түгел. Кар булса, хет эрер иде, бу бит эреми дә, төшми дә, сыланып ябыша. «Сезнең печәннең мамыгы очып бетте инде», – дигәннәр иде. Алып кайтканын кузгатуга, тагын буран күтәрелде, печәнлектә дә, ишегалдында да буран… «Күзләрдә тузганак үсмәсә ярый инде», – диештек.

Ел саен: «Болай газапланганчы ике-өч рулон печән сатып алсаң, эше бетә», – дибез. Ел саен икенче елга печән җирләренә борылып карамастай булабыз да, вакыты җиткәч, кабат шунда мәш киләбез. Бәрәңге мәйданнарын киметкәндә печән үстерү җиңелрәктер кебек тоелган иде. Тик чәчәсе орлыгын сатып алудан башлап (әле ул тишеләме, әллә печән, әллә алабута үсәме), эшкәртү-әзерләү, алып кайтуга кадәр киткән чыгымнарын исәпләсәң генә дә сатып алган печәннең файдасы көн кебек ачык. Бер хезмәтсез, капка төбеңә китереп, печәнлегеңә менгереп үк куялар. Тик соңгы елларда андый сатып алган печәннең сыйфатыннан күпләр канәгать түгел. Ә монда үз бакчаңда үскән, бер дигән йомшак печән. Мал-туар да бик ярата. Хезмәтен-чыгымын уйламыйсың инде андый чакта. Үзенә күрә бер күңелле чор да бит ул. Элекке кебек, аска карасаң, башың әйләнә торган ерганакларда да газапланып чабасы түгел, фәләнчә көннәр кигәвенгә талатып, урманнарда да куна-эшли әзерлисе түгел. Күп өлешен техника башкара. Тузганаклары да булмасамы… Орлыгын шәп чәчтек, кинәнеп үсәрләр инде.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү