Владимир Путин мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котлады

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады. Аның мөрәҗәгатен Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Кукмара районының Мәчкәрә авылындагы яңартылган Җәмигъ мәчетендә бәйрәм хөтбәсы вакытында укыды.

«Сезне чын күңелдән Корбан бәйрәме белән котлыйм. Борынгы дини изге урыннарга хаҗ кылуның тәмамлануын билгеләүче бу бәйрәм кешеләрнең бердәмлегенә хезмәт итә, дин тотучыларга ата-бабаларыбызның бай тарихи, рухи мирасы белән танышу шатлыгын бүләк итә. Ата-баба васыятьләрен һәм гореф-гадәтләрен истә тотып, мөселманнар Корбан бәйрәмен игелекле, мәрхәмәтле эшләр белән билгеләп үтәләр, ярдәмгә һәм кызгануга мохтаҗлар турында ихлас кайгырталар», — диелә мөрәҗәгатьтә.

Президент шулай ук ил тормышында актив һәм иҗади катнашучы, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, мәдәният, мәгариф, белем бирү, хәйрия өлкәсендә киң колачлы инициативаларны гамәлгә ашыруга зур игътибар бирүче мөселман оешмаларының эшен билгеләп үтте.

«Мөселман оешмаларының ил тормышында актив, иҗади катнашуы, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, мәдәният, мәгариф, хәйрия өлкәләрендә киң колачлы инициативаларны гамәлгә ашыруга зур игътибар бирүе сөендерә. Һәм, әлбәттә, Ватанны саклаучыларга, аларның туганнарына һәм якыннарына ярдәм итүгә юнәлдерелгән эшчәнлегегез аеруча тирән ихтирамга лаек. Сезгә сәламәтлек, уңышлар һәм иң изге теләкләр телим», — дигән дәүләт башлыгы.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү