«Корбан-фест»: кайда, ничек, нәрсәләр булачак?

Бүген, 6 нчы июнь, сәгать 14.00дә сигезенче тапкыр «Корбан-Фест» бәйрәме узачак. Бәйрәмне оештыручылар нинди сюрпризлар әзерләгән соң? Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Көрәштә беренче урынга чыгучыга сарык бүләк итәбез»

Бәйрәм Кремль астында Казансу яр буеның Милли китапханә бинасы урнашкан өлешендә узачак, балалар өчен чаралар «Елмай» паркында оештырыла. «Ният» фондының башкаручы директоры Нияз Госманов ел саен 10 мең чамасы кеше килгәнен искәртеп, быел да шуннан кимрәк кеше булмас дип фаразлады. «Корбан-Фест»ны уздыру буенча Татарстанга тиңнәр юк», – дип ул республика тәҗрибәсен Мәскәү өлкәсе һәм башка төбәкләр дә өйрәнергә теләвен әйтте.

Балалар арасында республикакүләм көрәш ярышлары уздырылачак. Нияз Госманов әйтүенчә, Казан, Татарстаннан гына түгел, күрше төбәкләрдән дә киләчәкләр. Көрәш бәйгесенә бил алышырга теләгән барлыгы 150дән артык бала һәм яшүсмер теркәлгән. «Алтан» мәчете имам-хатыйбының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Айгөл Маһиянова коллегасының сүзен дәвам итеп, батыр калган балага сарык бүләк ителәчәген әйтте.

Гомумән, бу көнне балаларны бик бай программа көтә. «Бәйрәмне бөтен конфессия балалары өчен уздырабыз. Биш фотозона оештырыла. Күбәләкләр үзәге киләчәк, балалар күбәләкләр белән фотога төшә алачак, күбәләкләрне бүләк тә итәчәкләр. Балалар өчен бушлай 30лап мастер-класслар үткәрелә. Балалар ярминкәсе оештырыла. Аерым бер урында балалар үзләре күк балаларга төрле эшләнмәләрен сатачак. Унга якын аниматор, таяклар белән йөрүчеләр, аквагрим, жонглерлар һәм башкалар булачак», – диде Айгөл Маһиянова.

«Балаларга да бәйрәм хисен бүләк итәсебез килә»

Нияз Госманов «Корбан-фест»ның Корбан бәйрәмен зур гаилә бәйрәме итеп ясау максатыннан оештырылуын ассызыклады. Аның әйтүенчә, электән Сабан туе һәм башка бәйрәмнәрне гаилә белән зурлап үткәрү, бүләкләр бирешү гадәте бар. Шундый гореф-гадәтләрне саклар өчен, ул Корбан бәйрәмен дә гаилә бәйрәме итеп үткәрү әһәмиятен әйтте. «Корбан бәйрәме ул әле корбан чалу, ит пешереп ашау гына түгел, балаларга да бәйрәм хисен бүләк итәсебез килә. Балаларыбыз, яшьләребез бездән соң да милли, дини бәйрәмнәрне зурлап үткәрерләр дип ышанып калабыз», – диде Нияз Госманов.

«Корбан-фест»ка татар милли киемендә килгән һәркемгә күчтәнәч әзерләп куйганнар. «Татар милли киемендә яки берәр милли элементы булган һәркемгә алма өләшәчәкләр», – диде Айгөл Маһиянова.

Корбан бәйрәме көнне балалар гына түгел, әти-әниләр өчен дә күңел ачу чаралары байтак булачак. «Олылар өчен төп сәхнә эшләячәк: җырчылар чыгышлары, татар милли биюләре, татар стилендә брейк данс, гироскутерларда төрле трюклар көтелә, цирк артистлары төрле трюклар күрсәтәчәк», – дип сөйләде «Алтан» мәчете вәкиле.

Хатын-кызлар өчен нинди лекцияләр укылачак?

Хатын-кызлар өчен төрле белгечләр, шул исәптән, психологлар катнашында «Татар кызы» дигән лекторий оештырыла. Лекторий дигән чатырга күрсәткеч баннер куелачагын әйттеләр. «Сәгать 14.00 башлана, сәгать саен яңа лектор чыгып тора. Барлыгы алты лектор ике телдә сөйләячәк. Медицина, балалар белән мөгамәлә буенча темалар көтелә, данлыклы татар хатыннары, тагын бер блогер хатын-кыз гүзәллеге турында сөйләячәк», – диде Айгөл Маһиянова.

«Хатын-кызларга яулык бәйләячәкләр, ул яулыкта фотога төшәргә мөмкин, яулыкны бүләк итеп биреп тә җибәрәчәкләр. Ир-атлар өчен каршылыклар полосасы оештырыла, бүләкләр тапшырылачак», – диде.

«Корбан-фест»та 150ләп сату ноктасы оештырыла. Бәйрәмдә чиратлар булмасын өчен, быел кафе, буфетлар санын арттырганнарын әйттеләр оештыручылар.

Бәйрәмгә килүчеләр машиналарын Милли китапханә янында дүрт катлы парковкага кертеп куя ала. Нияз Госманов парковка түләүле булуын истән чыгармаска киңәш итте. Ул узган елда парковка бәйрәм көнне дә түләүле булуын белмичә, кире борылып китүчеләр бөкеләр тудырганын искәртте. «Бәйрәмгә машина белән килүчеләр башка кешеләргә уңайсызлык тудырмасын иде дигән мөрәҗәгатебез бар», – диде ул былтыргы күңелсезлекне искә алып.

Бәйрәм хедлайнеры – Салават

Бәйрәмгә җырчы Салават Фәтхетдинов килер дип көтәләр. «Корбан-Фест» хедлайнеры буларак Салават Фәтхетдиновны чакырдык. Ул киләм, дип әйтте. Бәйрәмнең азагында безне котлап китәр дип ышанабыз», – диде Нияз Госманов.

Гарәфи коесы ачылышына рәхим итегез!

Корбан бәйрәме уңаеннан Казанның «Алтан» мәчетендә тагын бер истәлекле чара көтелә: иртәгә, Гарәфә көнендә, Гарәфи коесы ачылачак. Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге «Алтан» мәчете имамы Ирек хәзрәт Җиһаншин: «Гарәфә көнне мөселманнар ураза тотса, узган һәм киләсе елның гөнаһлары гафу ителә, дип әйткән пәйгамбәребез», – дип искәртте.

Гарәфә коесы ачылышы ифтарга яки Ахшам намазына ярты сәгать кала (19.30 сәгатьтә) көтелә. «84 метр тирәнлектә казылган коедан артезиан суы чыга, бу безнең мәчетнең социаль проекты. Бөтен кешеләр, төрле дин вәкилләре ул су белән иртәгә авыз ача ала һәм үзе белән алып китә ала», – диде Ирек Җиһаншин.

Ул акылы булган, бурычы булмаган, 53 мең сум ирекле акчасы булган һәр мөселманга Корбан чалу тиешлеген искәртте. «Корбан Гаете өч көн чалына. Кайбер кардәшләр корбанны ничек чалырга икәнен белми, сарык чалу гына дип кенә беләләр, ә аның мәгънәсе тирән. Хәзрәтләребез мәчетләрдә бу хакта вәгазьләрдә аңлата. Аллаһы Тәгалә чалган корбаннарны кабул итсен!» – дигән теләктә калды Ирек хәзрәт Җиһаншин.

Сәгать 2 белән 3 арасында иртәнге намаз, Коръән уку, иртәнге сәгать 3 тә вәгазь башлана, 4нче яртыга кадәр дәвам итә, аннары Гает намазы укылачак. 3 сәгать 40 минутта хөтбә, Коръән уку белән тәмамлана. «Һичьюгы,сәгать 3кә килеп җитәргә тырышыгыз, юкса, мәчетләрдә урын калмаячак», – дип кисәтте хәзрәт.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү