Мәскәү Җәмигъ мәчетендә Корбан бәйрәме уңаеннан уздырылган намазда якынча 80 мең мөселман катнашкан. Бу хакта РИА Новостига Россия мөселманнары Диния нәзарәтендә хәбәр иткәннәр.
«Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә бәйрәм намазына җомга көнне 80 мең мөселман җыелды. Россия башкаласы мәчетләрендә бәйрәм намазында барлыгы 200-250 мең кеше катнашты», — дип хәбәр иттеләр РФ мөселманнары Диния нәзарәтендә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat