Марсель Миңнуллинны республиканың сәламәтлек саклау министры вазифасыннан азат ителде

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Марсель Миңнуллинны республиканың сәламәтлек саклау министры вазифасыннан азат итте. Тиешле указ хокукый мәгълүмат сайтында чыкты.

 

Миңнуллин бу постны 2023 елның 1 мартыннан алып биләгән иде. 50 яшендә Марсель Миңнуллин Татарстанның атказанган табибы, хирургия буенча беренче квалификация категориясенә һәм медицина фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ия. Элегрәк ул Республика клиник хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары иде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү