Рөстәм Миңнеханов Россия Герое Рамил Ибәтуллин белән очрашты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Герое, Үзәк хәрби округының 2 нче гвардия гомумхәрби армиясе командующие, генерал-лейтенант Рамил Ибәтуллин белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Рамил Ибәтуллин 2022 елның февраленнән махсус хәрби операциядә катнаша.

2025 елның февралендә Ибәтуллинга Россия Герое исеме бирелде.

Бүгенге очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Рамил Ибәтуллинга Татарстан Республикасының иң югары дәүләт бүләге – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен»орденын тапшырды.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү