Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Казанда Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек рус шагыйре Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салуда катнаштылар. 

Тантана рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 226 ел тулуга багышланган.

Тантана башланганчы биредә Пушкин шигырьләре, шәһәрнең иҗат коллективларыннан вокаль композицияләр һәм рус классикларының музыкаль әсәрләре яңгырады.

Шагыйрьне искә алырга иҗат зыялылары, педагоглар, мәктәп укучылары җыелган иде. Чарада Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү