Фәрит Мөхәммәтшин: «Балаларның һәмяшьләрнең җәйге ялын оештыру буенчафедераль программа кирәк»

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Пензада узган Идел буе федераль округының Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты. Парламентарийлар массакүләм спортны үстерү юнәлешләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, утырышның көн тәртибендә спорт инфраструктурасының һәркем файдалана алырлык булуы һәм балаларның җәйге ялын оештыруны һәм сәламәтлеген ныгытуны законнар белән тәэмин итүне камилләштерү мәсьәләләре үзәк урынны алып торды.

«Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе башланды, дип билгеләп үтте Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, утырышны ачып, быел округ буенча 10 меңнән артык балалар ялы оешмасы эшли, 1,3 миллионнан артык баланы ял иттерү планлаштырыла».

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле әйтүенчә, балалар куркынычсызлыгын, барыннан да бигрәк террорчылыктан һәм янгыннан саклануны оештыруга аерым игътибар бирелә. Әлбәттә, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү һәм туклануны контрольдә тоту да тәэмин ителергә тиеш.

Игорь Комаров регионнарда балаларның җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек проблемалары арасында матди-техник базаның нык тузуын билгеләп үтте.

Татарстан бүген балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча алдынгы төбәкләр рәтендә аталды. Алты ел дәвамында республикада «Җәй – балаларга» дип аталган балаларның һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү программасы гамәлгә ашырыла, аңа 2018 елның декабрендә Муниципаль берәмлекләр советы съездында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов старт бирде.

Биш ел эчендә программа кысаларында Татарстанда 6,9 млрд сумлык 43 балаларны савыктыру лагере ремонтланган, реконструкцияләнгән һәм төзелгән. Быел программага республиканың 14 муниципаль районындагы 19 лагерь һәм Кара диңгез буендагы бер лагерь кертелгән. Бу җәйдә 1620 сәламәтләндерү лагеренда, көндез тору, хезмәт һәм ял лагерьларында, шифаханә-курорт учреждениеләрендә 154,5 меңнән артык бала ял итәр дип планлаштырыла. Сәләтле балалар өчен, авыр тормыш хәлендә калган, тернәкләнүгә мохтаҗ балалар өчен, шулай ук яшүсмерләр өчен гражданлык-патриотик юнәлештәге палатка тибындагы лагерьларга, студентлар һәм мәктәп укучылары өчен хезмәт һәм ял лагерьларына бюджет исәбеннән 50,2 меңнән артык бушлай юлламалар каралган. Быел махсус операциядә катнашучыларның балаларына аерым игътибар бирелә, аларның балалары өчен 7282 юлламакаралган.

Фәрит Мөхәммәтшин әлеге программаны федераль дәрәҗәгә тарату тәкъдиме белән чыкты. Регионнарның мөмкинлекләре чикләнгән, федераль үзәктән финанс ярдәме кирәк. «Россия Федерациясе Хөкүмәтенә ел саен ял итү һәм балаларны сәламәтләндерү оешмаларын капиталь ремонтлауга һәм реконструкцияләүгә финанслашу нигезендә акча бүлеп бирү мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, бу балаларның җәйге ялын оештыру буенча эш нәтиҗәлелеген тагын да арттырыр иде».

Республика парламенты башлыгы әйтүенчә, куркынычсызлык мәсьәләләрен хәл иткәндә су объектларында балаларның куркынычсызлыгын контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк.

Бүген утырышта Идел буе закон чыгаручылары массакүләм спортны үстерү һәм спорт инфраструктурасыннан файдалану мөмкинлеге мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.

Утырыш алдыннан Идел буе Закон чыгару җыелышлары рәисләре Пенза шәһәрендәге «Воейков» көрәш сараенда булдылар, анда яшь пензалылар өчен көрәшнең барлык төрләре, бокс һәм авыр атлетика белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудырылган. Моннан тыш, биредә скалодромнар урнаштырылган, аларда Олимпия резервы училищесы, спортның адаптив төрләре буенча спорт мәктәпләре, өлкәнең төрле спорт федерацияләре шөгыльләнә.

Узган ел Пензаның тагын бер мөһим спорт объектында – «Локомотив» физкультура-сәламәтләндерү комплексында эшләр төгәлләнгән. Хәзерге вакытта комплекс шәһәрнең спорт мәктәбендә тәрбияләнүче яшь футболчыларның күнегүләрен оештыру өчен базага әверелгән. Моннан тыш, комплекста баскетбол, волейбол, регби, мини-футбол буенча ярышлар уздыру өчен шартлар тудырылган.

Идел буе закон чыгаручылары пленар утырышта Идел буе федераль округы төбәкләрендә массакүләм спортны үстерү турында җентекләп сөйләштеләр. «Округта бу юнәлеш буенча вәзгыять начар түгел, дип билгеләп үтте Игорь Комаров, сораштыруда катнашучыларның 63,2% ы физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен тудырылган шартлардан канәгать. Спорт корылмалары белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе, шулай ук системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүчеләр саны артты (халыкның 60% тан артыгы). Бу хакимиятнең барлык дәрәҗәләренеңэше нәтиҗәсе. Без хәзер 70% күрсәткечкә омтылабыз, илебезнең 3 яшьтән 79 яшькә кадәрге халкы 2030 елга даими рәвештә спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Бу максатны Президент Владимир Путин куйды».

Шуның белән бергә, Игорь Комаров сүзләренәкарганда, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен, шул исәптән махсус операциядә катнашучылар өчен дә, спорт корылмаларыннан файдалану мөмкинлеген арттыру өчен әле күп эшләр башкарасы бар. Массакүләм спортны үстерү өлешендә, Игорь Комаров билгеләп үткәнчә, балалар һәм яшьләр белән эшләүче тренерларга ярдәм итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк. «Бүген поход туризмы актив үсә, дип басым ясады Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле, хәзер бу юнәлеш беркадәр тыюлар белән чикләнгән. Региональ һәм федераль дәрәҗәдә яшьләр арасында бик популяр булган поход туризмын үстерү өчен чаралар күрелергә тиеш. Россия Президентышундый йөкләмә бирде».

Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы эшендә Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко, Идел буе Закон чыгаручылар ассоциациясе координаторы, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Рәисе Евгений Люлин, Идел буе федераль округы субъектлары парламентлары башлыклары, округның закон чыгару җыелышлары каршындагы Яшьләр парламентлары җитәкчеләре катнашты.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү