Лаеш районының бер мәктәбенә Лев Толстой исемен бирергә тәкъдим иткәннәр

Лаеш районындагы мәктәпләрнең берсенә Лев Толстой исемен бирергә планлаштыралар. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рус милли-мәдәни берләшмәсе белән очрашуында берләшмә рәисе Ирина Александровская шундый идея белән чыгыш ясады.

«Без моны язучы гаиләсенең утарлары урнашкан Лаеш районында эшләргә мөмкин дип уйлыйбыз», — дип белдерде ул.

Рөстәм Миңнеханов бу идеяне хуплады. Ул ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга тиешле йөкләмәләр бирде.

«Идея яхшы. Ләкин исем генә түгел, тирән эчтәлек тә булырга тиеш», — дип белдерде Миңнеханов.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү