Рөстәм Миңнеханов Оренбург өлкәсендә Сабан туе кунакларын ретро-автомобильдә йөртте

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ГАЗ-69 руле артына утырды һәм Оренбург өлкәсендә узган Сабан туе кунакларын ретро-автомобильдә йөртте. Бу хакта аның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Кем икәнен белмим, әмма аның йөртүчесе Миңнеханов үзе. Оренбург өлкәсендәге Сабан туенда Рөстәм Миңнеханов ретро-автомобиль яныннан узып кына китә алмады һәм… бәйрәм кунакларын утыртып йөртте», – дип язган ул үзенең телеграм-каналында.

 

Миңнеханов Оренбург өлкәсендә Сабан туе кунакларын ретро-автомобильдә йөртте

 

ГАЗ-69 – 1953 елда чыгарыла башлаган автомобиль. Әлеге машина ике модификациядә чыгарыла: ике ишекле сигез урынлы кузовлы ГАЗ-69 һәм авыл хуҗалыгы өчен дүрт ишекле биш урынлы кузовлы ГАЗ-69А.

/Татар-информ

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү