Парклар һәм шәһәрнең иҗтимагый киңлекләре өчен тавыш биреп, iPhone һәм башка призлар отып була

2026 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләрне сайлау өчен онлайн-тавыш бирү дәвам итә. Тавыш бирү тәмамланырга биш көн калды. Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында яисә «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында 12 июньгә кадәр тавыш бирергә мөмкин.

Тавыш бирү «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә. Анда Татарстанда яшәүче, 14 яшьтән өлкәнрәк бөтен кеше катнаша ала. Исемлеккә Казанның 32 иҗтимагый киңлеге — парклар, скверлар, яр буйлары һәм ишегалды территорияләре кергән.

Шулай ук тавыш бирү кысаларында шәһәр халкы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән «Безнең ишегалды» программасына өстенлекле рәвештә керәчәк ишегалдын сайлый ала. Моннан тыш, шәһәр киңлекләрен үзгәртү турында фикер калдыру һәм төзекләндерү өлкәсендә алдагы карарларга йогынты ясый торган берничә сорауга җавап бирү мөмкинлеге бар.

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, гражданнарның тавыш бирүдә актив катнашуы аларның үз шәһәрләренең тышкы күренешенә битараф булмавын күрсәтә, шулай ук үзләре яшәгән тирәлекне яхшыртырга омтылуын раслый.

Быел Казанда төзекләндерү буенча 7 проект гамәлгә ашырыла, шуларның өчесе «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектына керә. Алар арасында Камал театрының яңа бинасы янындагы территорияләр, Казансу елгасында Һәлак булган сугышчыларга куелган чиркәү-һәйкәл янәшәсендәге яр буе территориясе, «Молодежный» скверы (Ф.Кәримгә һәйкәл), Җиңү паркы (махсус хәрби операциядә катнашучыларга вакытлы мемориал), Серов урамы, Акчарлак күлләре, Миславский урамындагы сквер бар.

2025 елда 464 ишегалды территориясен төзекләндерү күздә тотыла, асфальт-бетон өслеген ремонтлауның гомуми мәйданы 590 мең квадрат метрдан артып китәчәк. Алты ел эчендә, агымдагы елны исәпкә алып, «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 2742 йорт яны территориясе тәртипкә китереләчәк.

Парклар һәм шәһәрнең иҗтимагый киңлекләре өчен тавыш биреп, Казан халкы 16нчы iPhone смартфоннары һәм башка призлар ота ала. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирүдә катнашучылар арасында онлайн-конкурс 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә бәйгене оештыручылар.

Конкурста катнашучылар арасында түбәндәге бүләкләр уйнатылачак:

— 16нчы iPhone смартфоны (10 данә)

— Volga Resort глэмпингында ял итү өчен 2 сертификат

— «Руки Вверх!» төркеме концертына 2 билет (һәркайсы 2 кешегә)»

— Җырчы Надежда Кадышева концертына 2 билет (һәрберсе 2 кешегә)

— Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасындагы спектакльгә 5 билет (һәрберсе 2 кешегә)

Бәйгедә катнашу өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

— 12 июньгә кадәр ТР Дәүләт хезмәтләре порталында Казан паркы өчен тавыш бирергә, аны әлеге сылтама буенча яңартырга;

— тавыш бирүне раслап скриншот ясарга (тавыш бирү ахырында күренә). Әгәр алданрак тавыш бирсәгез, Дәүләт хезмәтләре порталыннан скриншот «Сораштыру инде үтелгән»;

— скриншотны ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәңдә 12 июньдә 20.00 сәгатькә кадәр «Мин _ _ _ өчен тавыш бирдем» (сайлаган паркны күрсәтергә) дип язып һәм #голосуюзаказань #паркиказани хэштеглары белән урнаштырырга;

— ВКонтактедагы шәхси аккаунт ачык, кимендә 30 көн элек теркәлгән булырга, Казан пропискасына ия яки паспортта регистрация куелган 14 яше тулган физик затныкы булырга тиеш.

Бүләк уйнату расписаниесе:

9 июнь – 16нчы iPhone (2 данә), глэмпингта ял итү өчен ике кешелек сертификат;

10 июнь – 16нчы iPhone (2 данә), глэмпингта ял итү өчен ике кешелек сертификат;

11 июнь – 16нчы iPhone (3 данә), «Руки Вверх!» төркеме концертына ике кешелек билет, Надежда Кадышева концертына ике кешелек билет, Г.Камал театрының яңа бинасындагы спектакльгә ике кешелек 2 билет;

12 июнь – 16нчы iPhone (3 данә), «Руки Вверх!» төркеме концертына ике кешелек билет, Надежда Кадышева концертына ике кешелек билет, Г.Камал театрының яңа бинасындагы спектакльгә ике кешелек 3 билет.

/Татар-информ

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү