Медбратны ЭКГ вакытында баланы көчләүдә гаепләгәннәр

Медбратны прием вакытында малайны көчләүдә гаепләп тоткарлаганнар, бу хакта Baza телеграм-каналы тапшыра.

16 яшьлек яшүсмер клиникага ЭКГ ясарга килгән. Егет кабинетка кергәч, Үзбәкстаннан 20 яшьлек егет аңа ыштанын салырга һәм футболкасын күтәрергә әйткән, ә аннары балигъ булмаган егетне көчли башлаган.

Баланы клиника администрациясе белән бергә кабинетка бәреп кергән әнисе коткарган.

Хәзер җинаятьчене тоткарлаганнар һәм сак астына җибәргәннәр. Аңа 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү